Биографиясе

1926 елның 19 марты, БАССРның Дуван районы Үлкунды авылы – 1984 елның 29 октябре, Чаллы шәһәре.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1949), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының графика бүлегендә укый (1951–1954).

1954–1978 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта, Сәнгать фондында эшли.

1979 елдан Чаллыда. Сәнгать училищесендә укыта (1980 елдан). Н.Г.Бикташев Чаллының сәнгать тормышына сизелерлек йогынты ясый. Кама аръягы шәһәрләрендә эшләүче күп кенә рәссамнарны һәм бизәүчеләрне әзерләүгә өлеш кертә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Бикташев Н.Г. Юлда. 1964

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Н.Г.Бикташев – портрет остасы. Бу жанрдагы әсәрләре: «Әсгать Җиһаншин» (1962), «Монтажчы кыз» (1969), «Муса Җәлил» (1971), «Социалистик Хезмәт Герое газ үткәрүче И.Шәйхетдинов» (1979); «Муса Җәлил Тиммерманс белән Моабит төрмәсендә» (1984); «Х.Уразиков», «М.Ш.Бибишев» (1980 еллар).

Көнкүреш жанрындагы картиналары: «Уку вакытында» (1956), «Юлда» (1964), «Безнең бригада» (1967), «Эштән соң» (1974). Ә.Фәйзинең «Тукай» романына (1957), М.Галинең «Каюмның балачагы» (1958) китабына иллюстрацияләр, плакатлар авторы.

Күргәзмәләре

Бөтенроссия («Автономияле республикалар рәссамнары әсәрләре», Мәскәү, 1971), төбәкара («Зур Идел», 1967, 1980) һәм республика (1957 елдан) күргәзмәләрендә катнаша.

Бикташев Н.Г. Муса Җәлил белән Тиммерманс Моабит төрмәсендә. 1984

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казандагы М.Горький  һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Чаллы картиналар галереясында саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.