Тарихы

1565 елдан Тура авылы буларак мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегү һәм киез итек басу тарала.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1901 елда ачыла), тимерчелек, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 907,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чернышевка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Стойкий пролетарий” колхозы оештырыла. 1950 елдан – Чернышевский исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Чернышевка авылында урнаша), 1967 елдан – «Чернышевский» совхозы, хәзер – крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1956 елга кадәр мәктәп эшли.

Халык саны

1646 елда – 36,
1782 елда – 240 ир-ат;
1859 елда – 382,
1897 елда – 357,
1908 елда – 508,
1920 елда – 544,
1926 елда – 646,
1938 елда – 505,
1949 елда – 406,
1958 елда – 237,
1970 елда – 113,
1989 елда – 35,
2002 елда – 9,
2010 елда – 7,
2017 елда – 10 кеше (руслар – 80%, татарлар – 20%).