Чыгу урыны һәм вакыты

1924 елның 10 октябреннән Казанда татар телендә нәшер ителә, атнага 2 тапкыр чыга, 2002 елдан — атналык газета.

Оештыручысы — «Татмедиа» АҖ.

Исеме үзгәрә: 1941 елның 8 июленә кадәр һәм 1961–1990 елларда — «Яшь ленинчы», 1991 елдан хәзерге исемендә.

РЛКСМның Татар-башкорт үзәк бюросы, РЛКСМ Татарстан өлкә комитеты һәм яшь пионерларның өлкә бюросы органы, аннары ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты һәм пионер оешмаларының Республика советы органы.

1936–1941 елларда редакция «Красная Татария — Кызыл Татарстан» газеталарының берләшкән редакцияләре составында эшли.

1990 елларда оештыручылары — Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы, Татарстан балалар фонды.

Төрле еллардагы мөхәррирләре – Ш.Шаммазов, К.Зәлиев, Л.Г.Гыйльми, Г.М.Мөхәммәтшин, Г.Кети, Г.З.Галиев, Г.Хәбибуллин, В.Ф.Ихсанова, Р.Р.Туфитуллова, Р.М.Миңнуллин, Л.Н.Гыймадиева, А.М.Гыймадиев; 2017 елдан – И.Ф.Фазлуллин.

Газетаның беренче авторлары арасында — танылган татар язучылары А.Алиш, М.Җәлил, Ә.Еники, Һ.Такташ, Х.Туфан, А.Шамов, шулай ук яшь язучылар М.Вәдүт, М.Гаяз, З.Нури, Ш.Мөдәррис, М.Садри, Г.Хуҗи, М.Хөсәен.

1930 елда газетаның җаваплы сәркәтибе — Ф.Кәрим.

1930 елларда редакция каршында А.Алиш оештырган әдәби түгәрәк эшли.

Түгәрәк әгъзалары Г.Хәсәнов белән Г.Галиуллин ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты оештырган балалар әдәби әсәрләре конкурсы җиңүчеләре була.

Газета чыкмый торган арада (1941–1960) «Кызыл Татарстан» газетасында «Пионер бите» дигән сәхифә алып барыла, аның материаллары «Яшь ленинчы»ның элеккеге журналистлары М.Дибаева, М.Нуретдинова тарафыннан әзерләнә.

1960 елларда газетаның традицияләрен журналистлар З.Гыйләҗев, Х.Зарипов, С.Ибраһимова, Ә.Сәләхетдинов, И.Сәмигуллина, М.Шабаев, Р.Шакирова, Р.Яхина, Ф.Хәмидуллин һ.б. дәвам итә. Күренекле рәссамнар Х.Якупов, Л.Фәттахов, Т.Хуҗиәхмәтов, Л.Насыйров һ.б. эшли.

Юнәлеше

 «Муса Джалиль», «Пионер Татарстана», «Ян Юдин», «Николай Зарубин» теплоходларын төзү өчен редакция актив рәвештә металлолом җыярга өнди.

Даими рәвештә «Тапкырлар иле», «Тәрбия мәктәбе» кебек рубрикалар алып барыла.

Редакция табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Туган ягым — яшел бишек» операцияләрен уздыра.

1960–1970 елларда газета Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы геройларын эзләү буенча «Лачын» программасын оештыра, Совет Армиясе һәм флоты тарихы, чит илләрдәге пионер оешмалары тормышы белән таныштыра.

1975 елда газетада Бөек Ватан сугышы башында Латвиянең «Кроте» пионер лагереннан Арча районы Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән балалар турында язмалар басыла; 1980 елда редакция алар белән Казанда очрашу оештыра.

Күп кенә мәкаләләр хезмәт тәрбиясе, өлкәннәргә ярдәм итү, киләчәккә һөнәр сайлау темаларына багышлана.

Әдәби иҗат дәресләре белән танылган язучы һәм шагыйрьләр Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Р.Харис, Г.Гыйльманов һәм башкалар чыгыш ясый.

1990 елда балалар иҗатына зур игътибар бирелә башлый: газетада аларның шигырьләре, хикәя, әкиятләре басыла.

Газета үзенең битләрендә атаклы балалар язучылары И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Л.Ихсанова һәм башкаларның әсәрләренә урын бирә. Татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре белән таныштыра торган сәхифәләр әзерләнә.

Даими рубрикалар арасында — «Татарстан тарихы», «Өмет», «Татар педагоглары», «Туган тел», «Яшүсмер».

Редакция балалар язучыларының китапларын, балалар өчен җырлар, уеннар, әдәби әсәрләр җыентыкларын аерым басма итеп чыгара.

РСФСР Югары Советы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы (1974 ел), балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты (1999 ел), «Бәллүр каләм–Хрустальное перо» (2014 ел) премиясенең луреаты.

2014 елда «Сабантуй» газетасы журнал булып чыга башлый.

Әдәбият

Малкин И.И., Носов С.С., Яруллин Ш.К. Марш пионерии Татарстана. Казань, 1973;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов