Эчтәлек

1918 елның 10(23) сентябрендә Казанны алганда, акгвардиячеләргә ярдәм итүдә гаепләнеп, кызылармиячеләр тарафыннан атып үтерелгәннәр:

  • архимандрит Сергей (Зайцев) (1863 елда туган),
  • иеромонахлар Лаврентий (Никитин) (1872 елда туган),
  • Серафим (Кузьмин) (1870 елда туган),
  • иеродиакон Феодосий (Александров) (1864 елда туган),
  • монах Леонтий (Карягин) (1870 елда туган),
  • монах Стефан (фамилиясе билгесез),
  • монахлыкка әзерләнүчеләр Георгий Тимофеев (1880 елда туган), Сергей Галин, Иларион Правдин, Иоанн Сретенский.

Иеромонах Иосиф (Тюрин) (1853–1919 еллар), очраклы рәвештә исән калып, фаҗига турында сөйләп бирә, шуннан соң үтерелгәннәрне җирлиләр.

1998 елда Казан епархиясенең җирле искә алынучы изгеләре буларак канунлаштырылалар, 2000 елның августында Россиянең яңа газап чигүчеләре һәм тәүбә итүчеләре исәбенә кертеләләр. Һәлак ителгән көндә искә алыналар.

Әдәбият

Журавский А.В. Жизнеописания новых мученников Казанских. Год 1918-й. Казань, 1996.