Биографиясе

1850 елның 17 апреле, Түбән Новгород губернасы Княгинино өязе — 1900 елның 16 июне, Казан губернасы Казан өязе.

Түбән Новгород дворяннар институтын (1868) һәм Казан университетын (1873) тәмамлый.

1876–1878 елларда Мәскәү техник училищесендә укыта.

1878–1893 елларда Казан реаль училищесендә, бер үк вакытта, 1879–1893 елларда, Казан университеты приват-доценты.

1893 елдан Константин межалау институты (Мәскәү) сыйныфлары инспекторы.

Хезмәтләре теоретик механикага һәм физикага, кватернионнар теориясен охшаш рәвештә һәм бердәй үзгәрешле системалар механи касына яраштыруга багышлана.

Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыятенең физика-математика секциясе әгъзасы-гамәлгә куючысы.

Казан физика-математика җәмгыятен оештыручыларның берсе.

Хезмәтләре       

Руководство к теоретической оптике: В 2 вып. К., 1886–87; 

Курс механики системы материальных точек. К., 1890; 

К вопросу о распределении температуры внутри текущей несжимаемой жидкости и омываемых ею тел. К., 1893.