- РУС
- ТАТ
Дерматовенеролог, медицина фәннәре докторы (1974), профессор (1974), Чуаш АССРның атказанган табибе (1960)
1922 елның 1 гыйнвары, Чуаш автономияле өлкәсенең Булдеево авылы – 1989 елның 11 июле, Казан.
Профессор Г.Г.Кондратьев шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1950), Минзәлә район хастаханәсендә эшли.
1952 елдан Чуаш республика тире-венерология диспансеры баш табибе, бер үк вакытта, 1952–1954 елларда, Чуаш АССР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
1965 елдан Казан медицина институтының тире һәм венерик авырулар кафедрасында.
1970 елдан Казан ГИДУВының дерматовенерология кафедрасы мөдире, 1972–1975 елларда терапия факультеты деканы.
Хезмәтләре хроник дерматоз белән авыручыларның иммунологик һәм аллергик реактивлыгы мәсьәләләренә карый. Аллопеция (чәч коелу) белән авыручыларны дәвалауда кулланылган «Силокаст» препаратын эшли.
1867 елда А.М.Зайцев тарафыннан синтезланган димексидның дәвалау үзлекләрен беренче булып өйрәнүчеләрдән (1976).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Гонорейно-трихомонадное заболевание мочеполовых органов у мужчин. Казань, 1980.
Уретроскопия в диагностике и лечении гонорейных и негонорейных заболеваний мочеполовых органов. Л., 1985 (автордаш).
Вопросы патогенеза и терапии псориаза. Л., 1988 (автордаш).
Профессор Василий Петрович Сергеев // Казан. медицина журн. 1982. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.