Эчтәлек

Оригиналь иҗаттан аермалы буларак, әдәби тәрҗемәгә оригиналга бәйлелек хас. Әдәби тәрҗемә – оригиналь әсәргә карата икенчел күренеш, ул ирекле, төгәл һәм тәңгәл булырга мөмкин.

Татар әдәбиятында әдәби тәрҗемә милли әдәбиятның бер өлешен тәшкил итә. Татар теленә беренче әдәби тәрҗемәләр (ирекле тәрҗемәләр) урта гасырларда ук барлыкка килә. Мәсәлән, Котб, Низаминың «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын тәрҗемә иткәндә, аның төп идея эчтәлеген, сюжетын һәм образларын, гомуми композициясен һәм кайбер поэтик формаларын саклап калып, шул ук вакытта әсәрне төркиләр тормышына, аларның дөньяны аңлауларына яраклаштыра. Шуңа күрә, «Хөсрәү вә Ширин»нең төркичәсен, бүгенге мәгънәдән чыгып, тәрҗемә дип атап булмый, бер үк вакытта ул оригиналь әсәр дә түгел, аны ярыморигиналь, ярымтәрҗемә әсәр дип атарга мөмкин. Котбның тәрҗемә принципларын дәвам иткән урта гасыр шагыйре Сәйф Сараи да Сәгъдинең «Гөлестан»ын төгәл тәрҗемә итми, ул аны кыскарта, үзгәртә: яңа мотивлар һәм вариацияләр кертә, үзенчәлекле сурәтләү чаралары куллана. Нәтиҗәдә, аның «Гөлестан би-т-төрки»е мөстәкыйль әдәби ядкәргә әверелә.

Гадәттә, милли әдәбиятларның үсеш чорына (татар әдәбиятында XIX йөзнең ахыры – XX йөзнең башы) тәрҗемәнең активлашуы хас була һәм алар оригиналь әсәрләр кебек үк кабул ителәләр. Бу чорда традицион рәвештә Шәрекъ әдәбияты әсәрләре: «Тутыйнамә», «Кәлилә вә Димнә» (Г.Фәезханов тәрҗ.), Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»е (М.Максуд тәрҗ.), «Мең дә бер кичә»се (Ф.Халиди тәрҗ.) һ.б. тәрҗемә ителә.

Шул ук вакытта рус әдәбиятына карата да кызыксыну уяна башлый. Татар теленә И.И.Хемницер, И.И.Дмитриев, И.А.Крылов әсәрләре тәрҗемә ителә. К.Насыйри – Л.Н.Толстой әкиятләрен, И.А.Крылов мәсәлләрен, Т.Яхин – А.С.Пушкин, А.Н.Афанасьев әкиятләрен, М.Өметбаев А.С.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны»н тәрҗемә итә. XX йөз башында татар әдәбиятына рус һәм төрек әдәбиятлары аша Көнбатыш Европа әдәбияты әсәрләре керә башлый. Мәсәлән, француз әдәбияты татарларга төрек әдәбияты аша килеп ирешә. Татар теленә тәрҗемә ителгән беренче Көнбатыш Европа әдәбияты әсәре – Д.Дефоның «Робинзон Крузо» романы (С.Максуди тәрҗ., 1898).

XX йөз башында Ф.Әмирхан Г.-Х.Андерсен әкиятләрен, Р.Рәкыйби Г.Мопассанның «Милон атакай» («Папаша Милон») хикәясен, С.Рәмиев Ф.Шиллерның «Перчатка» балладасын, Н.Думави Вольтерның «Мегаполис» повестен, Г.Камал Мольерның «Саран» («Скупой») пьесасын, А.Дюма-улының «Камелияле ханым» («Дама с камелиями») романын һ.б. тәрҗемә итәләр. Тәрҗемәләрдә, башлыча, рус әдәбияты: А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.В.Гоголь, И.С.Тургенев, А.П.Чехов, А.Н.Островский, Л.Н.Толстой, М.Горький һ.б. әсәрләре өстенлек итә. Актив тәрҗемәчеләр: Г.Исхакый, Г.Тукай, С.Рәмиев, Г.Камал, С.Рахманкулов, И.Багданов, Г.Рахманколый һ.б.

Тәрҗемәләр, кагыйдә буларак, ирекле рәвештә эшләнә. Күп очракта оригиналь әсәрнең авторы яки исеме күрсәтелми (мәсәлән, «Шиллердан» дип кенә язалар). Аерым очракларда укучы тәрҗемәне тәрҗемәченең үз әсәре итеп кабул итә.

Татар теленнән рус теленә дә тәрҗемәләр эшләнә. Мәсәлән, үзе исән вакытта ук Г.Тукайның кайбер шигырьләре П.А.Радимов тарафыннан рус теленә күчерелә. 1930 елларда рус теленә Ш.Усманов хикәяләре, М.Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары, 1940 елларда М.Әблиевнең «Шәмсекамәр», Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар», Г.Камалның «Беренче театр» пьесалары, Ш.Камалның «Матур туганда» романы, Г.Тукайның, Һ.Такташның күп кенә шигырьләре, А.Алиш әкиятләре тәрҗемә ителә.

1960 еллар башына рус теленә тәрҗемәләр күбәя, М.Гафури, К.Нәҗми, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, М.Җәлил, Г.Әпсәләмов, М.Әмир, С.Хәким, Ә.Ерикәй, Г.Бәширов әсәрләре тәрҗемә ителә. Совет чоры татар әдәби тәрҗемә өлкәсендә чын мәгънәсендә «алтын чор» булып таныла, бу дәвердә татар әдәбиятын күп кенә тәрҗемәләр белән баеткан тәрҗемә мәктәбе барлыкка килә.

К.Басыйров, С.Әдһәмова, И.Гази, С.Фәйзуллин, А.Шамов, К.Миңлебаев, Р.Даутов, В.Зыятдинов, Ф.Гайнанова, Я.Халитов, Т.Нурмөхәммәтов, С.Ибраһимова, Л.Хәмидуллин (прозада); Ә.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Ә.Исхак, Н.Арсланов, С.Баттал, Ш.Маннур, Ә.Ерикәй, Ә.Давыдов, М.Ногман, З.Нури, М.Шабаев, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим (поэзиядә); З.Солтанов, Г.Шамуков (драматургиядә) үзләрен татар теленә тәрҗемә итү осталары итеп таныталар.

1960 еллар башына классик рус һәм совет әдәбияты әсәрләренең бик күбесе тәрҗемә ителә. Татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү өлкәсендә Г.Шәрипова, Г.Хантимерова, Р.Фәизова, Ә.Бадюгина (прозада); А.А.Ахматова, С.Н.Иванов, А.А.Тарковский, Д.С.Самойлов, С.И.Липкин, Р.Д.Моран, В.Ганиев, М.Д.Зарецкий, Н.Н.Беляев, Г.А.Паушкин, Р.Харис, Р.Бохараев, Р.Кожевникова, Л.Н.Григорьева (поэзиядә) эшли. Бу чор әдәби тәрҗемәгә тәңгәл тәрҗемәгә омтылу хас.

Рус классик әдәбиятыннан тыш, совет әдәбияты үрнәкләре дә тәрҗемә ителә: А.Н.Толстой, В.Я.Шишков, А.А.Фадеев, М.А.Шолохов, Д.А.Фурманов, Н.А.Островский, И.Г.Эренбург, В.Ф.Панова, К.Г.Паустовский, Н.Ф.Погодин, К.М.Симонов, М.М.Пришвин, А.Т.Твардовский, Н.С.Тихонов; балалар әдәбиятыннан С.Т.Аксаков, П.А.Бажов, В.Г.Короленко, С.Я.Маршак, С.В.Михалков, А.Л.Барто, В.В.Бианки, А.П.Гайдар, Б.С.Житков, В.А.Каверин, Л.А.Кассиль, В.П.Катаев, Н.Н.Носов һ.б. әсәрләре.

1990 еллардан башлап, илнең икътисади хәленә бәйле рәвештә, тәрҗемә эшчәнлеге сүлпәнәя төшә.

Әдәбият

Байрамова Л.К. Татарстан: языковая симметрия и асимметрия. К., 2001;

Нигматуллин Э.Г. Диалог литератур: Указ. переводов произведений русской литературы на татарский язык. К., 2002;

Миннибаев К.С. Перевод - это искусство. К., 2004.

Автор — К.С.Миңлебаев