1927 елның 27 мае, Ульянов өлкәсенең Сенгилей районы Тушна авылы — 1997 елның 3 гыйнваре, Яшел Үзән районы Осиново авылы.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1950), а/я 157 оешмасында инженер-конструктор булып эшли. 1952 елдан баш инженер, 1956–1962 елларда Минзәләдә МТС директоры, 1962–1963 елларда Минзәлә район башкарма комитетының җитештерү идарәсе башлыгы урынбасары, 1963–1965 елларда Яшел Үзән «Сельхозтехника» берләшмәсендә управляющий.

1965–1969 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

1969–1972 елларда «Татколхоз­строй» берләшмәсендә рәис урынбасары.

1972–1988 елларда Яшел Үзән районының «Майский» совхозы директоры.

Карпов җитәкчелегендә 49 га мәйданда кышкы теплица, 6 млн шартлы банкага исәпләнгән яшелчә эшкәртү цехы, 49 торак йорттан торган посёлок, 640 урынлы мәктәп, 280 урынлы балалар комбинаты, аптека, амбулатория, мәдәният йорты, сәүдә үзәге һ.б. мәдәният-көнкүреш биналары проектлана һәм төзелә; ябык грунтта яшелчә җитештерү 1988 елда 13 мең т га җитә, 1 мдан 31–35 кг уңыш алына.

Карпов Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Свежие овощи — круглый год. К., 1980;

Овощной цех Казани. К., 1987.

Әдәбият

Архипов В.А. Осиновские страницы. К., 2002.                                 

Автор – В.А.Архипов