Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1561 ел, Ливония, Юрьев шәһәре

Кострома дворяннары нәселеннән. 1540 еллар ахырыннан Рус дәүләтенең Көнчыгыш сәясәтен билгеләүче, 1550 еллар уртасыннан дипломатик эшләргә җитәкчелек итә. Илчелек приказы башлыгы. 1540–1550 елларда дәүләттә реформа үткәрүчеләрнең берсе.

Иван IV кә йогынтысы зур була; соңрак «Избранная Рада» дип аталачак хөкүмәтнең фактик җитәкчесе. Рус дәүләтенең көнчыгыш тарафка «киңәю» сәясәтен яклаучылардан.

1545–1552 елларда Казан ханлыгына оештырылган яуларны дипломатик һәм сәяси яктан әзерләүгә җитәкчелек итә. Шаһгали хан һәм чуаш, мари аксөякләре белән сөйләшүләр алып бара. 1552 елда Казанга яу белән баруда катнаша, шәһәр диварын шартлату эшләренә җитәкчелек итә, соңгы һөҗүмне оештыручылар сафында була.

Казан ханлыгы яуланганнан соң, җирле идарә структурасын билгеләүдә, Казан сарай идарәханәсен оештыруда зур роль уйный.

Патшалыкның «Вазифалар китабы» («Разрядная книга»), «Патша шәҗәрәсе» («Государев родословец») һәм рәсми «Патшалык башы елъязмасы» («Летописец начала царства») төзүгә һәм редакцияләүгә җитәкчелек итә.

1558–1583 еллардагы Ливон сугышына дипломатик әзерлек эшләрен дьяк И.М.Висковатый белән бергә башкара. Польша белән Швеция дә сугышка катнашкач, яуны туктату тәкъдимен кертә, шул сәбәпле Иван IV белән үзара мөнәсәбәтләре бозыла: 1560 елда җаваплы эшләрдән читләштерелә, Зур полкның воеводасы итеп билгеләнә (сөргенгә җибәрелә), соңрак кулга алына; озакламый вафат була.

Әдәбият

Зимин А.А. Реформы Ивана IV. М., 1964.

Шмидт С.О. Правительственная деятельность А.Ф.Адашева // Ученые записки Московского университета. 1994. Вып.167.

Автор – Е.В.Липаков