Эчтәлек

1545 елның язында Глинскийлар хөкүмәте Казанга өч зур отряд: иң зурысын – Идел буйлап Түбән Новгород шәһәреннән, кечерәкләрен – Вятка җиреннән Нократ елгасы һәм Пермьнән Чулман елгасы буйлап җибәрә.

Беренче ике отряд Казан тирәсендә очраша һәм «күпләгән казанлыларны үтерә». Төп көчләр киткәннән соң Казан янына килеп җиткән Пермь отряды тар-мар ителә. Бу яу Казанда тәхет чуалышына (1545–1546) сәбәпче була, аның нәтиҗәсендә Мәскәү ялчысы Шаһгали Казан тәхетенә утыртыла.

1546 елда Шаһгали казанлылар тарафыннан бәреп төшерелгәч, Глинскийлар Казанга кенәз А.Б. Горбатый-Шуйский җитәкчелегендәге гаскәрне җибәрәләр. Идел буйлап хәрәкәт итеп, ул Зөя тамагына кадәрге җирләрне талап йөри, күп әсирләр ала.

1547 елда башка хөкүмәт – «Сайлама рада» («Избранная рада», Боярлар җыены) Казанга яңа һөҗүм оештыра. Кенәз Д.Ф. Бельский җитәкчелегендәге гаскәр Түбән Новгородтан чыга, ләкин Иделдә боз эрү аркасында зур югалтуларга дучар була. Цивиль елгасы тамагында ул Шаһгали отрядлары белән кушыла. Гаскәрләр Казанга килеп җитәләр һәм аның тирә-ягын талыйлар. 1548 елның мартында Бельский гаскәре Түбән Новгородка әйләнеп кайта.

Чираттагы яу Сафагәрәй ханның үлеме һәм тәхет өчен барган көрәшкә бәйле рәвештә оештырыла. Аңа әзерлек 1549 елның ноябрь башында башлана. Яуга Шаһгали һәм Бельский белән бергә Иван IV җитәкчелек итә.

Бик зур гаскәр кышын Муром, Суздаль, Кострома, Ярославль шәһәрләрендә җыела. 1550 елның 14 февралендә гаскәрләр Казан янына килеп җитәләр һәм шәһәргә һөҗүм башлыйлар. Әмма көннәр җылыну, азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары җитмәү аркасында ике атнадан соң Иван IV чигенергә һәм Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була.

1551 елның язында чираттагы яу оештырыла. Шаһгали һ.б. җитәкчелегендәге гаскәр Зөя елгасы тамагына терәк кальга төзү өчен җибәрелә (кара: Зөя).

Гаскәрләр берничә яктан – Мещёрадан (кенәз Д.И. Хилков), Түбән Новгородтан (кенәз П.С. Серебряный), Нократ буйлап (Б. Зюзин) хәрәкәт итә.

Зөягә беренче булып килеп җиткән П.С. Серебряный 18 майда Казан тирәсенә һөҗүм оештыра. 24 майда башка гаскәрләр дә килеп җитә.

Яуның төп нәтиҗәсе Тау ягы чуаш һәм чирмешләренең Мәскәү хакимиятенә буйсындырылуы, Казанда Сөембикә ханбикә хөкүмәтенең бәреп төшерелүе һәм аны кече яшьтәге улы Үтәмешгәрәй хан белән бергә Иван IV кулына тапшыру, Казан тәхетенә Шаһгалинең кабат кайтуы була.

Шулай ук кара: Казанның яулап алынуы.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Димитриев В.Д. Чувашия в эпоху феодализма. Чебоксары, 1986.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.

Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1995.

Бахтин А.Г. XV–XVI века в истории Марийского края. Йошкар-Ола, 1998.

Автор – Е.В. Липаков