Каманың уң кушылдыгы.

Югары Кама калкулыгыннан (Удмурт Республикасының төньягы) башлана. Бассейнының төп өлеше Киров өлкәсе территориясендә, түбән агымы Татарстанда. Озынлыгы 1314 км (ТР чикләрендә – 67 км), бассейнының мәйданы – 129 мең км2 (ТР чикләрендә – 4,1 мең км2). Иң түбән өлешләре Куйбышев сусаклагычының су күтәрелеше йогынтысын кичерә.

Урман зонасындагы гадәти тигезлекле елга. Киң тугае белән аерыла (бигрәк тә сул як яр буенча һәм Шыя елгасы тамагы белән Мамадыш шәһәре арасында уң яр буенча) елга юлы нык бормалы, аның киңлеге, гадәттә, 250-300 м (киңәйгән урыннарда 500 м га кадәр), сай урыннарда тирәнлеге 1,5-2 м, киң урыннарда 10 м га кадәр.

ТР территориясендә елганың 23 кушылдыгы бар; иң зурлары  – Шушма, Бора, Оштырма, Шыя (уң), Лубян, Үмәк, Әнҗерә (сул).

Вятканың гидрологик режимы Мамадыш, Вятские Поляны (Киров өлкәсе) шәһәрләре, һәм Березовые Поляны (Мамадыш районы) суүлчәү постларында яхшы өйрәнелгән. Постларда беренче күзәтүләр 1881 елда башлана.

Елга тамагында суның уртача еллык чыгымы 860 м3/с, иң югары уртача тәүлеклек чыгымы 8300 м3/с чамасы. Бер ел эчендәге агып төшкән су микъдары (уртача еллык күләмнән чыгып % ларда) түбәндәгедән гыйбарәт: гыйнвар 2,4, февраль 2,2, март 2,1, апрель 17,3, май 38,2, июнь 13,3, июль 4,1, август 3,2, сентябрь 4,8, октябрь 4,7, ноябрь 4,6, декабрь 3,1.

Күбесенчә кар сулары исәбенә туена (еллык агымның 60-70%). Елганың боздан арчылуы һәм ташу башлану вакыты якынча апрель аеның 20 ләренә, иң югары күтәрелеше май урталарына туры килә, июньнең икенче яртысында башланган җәйге саегу биеклеге яңгыр сулары белән үзгәреп тора. Су тигезлеге үзгәрешенең уртача еллык амплитудасы 6,5-7,5 м (иң зуры – 9 м дан артык). Җәйге һәм кышкы саегу вакытында су чыгымы, гадәттә, 200-500 м3/с тәшкил итә һәм елга сай сулы булып кала. 

Боз күренешләре уртача ноябрь ае башларында күзәтелә, тоташ боз кату ноябрьнең икенче яртысында формалашып җитә һәм якынча 170 көн дәвам итә (гадәттә, апрельнең өченче декадасы башларына кадәр). Бозның иң зур калынлыгы (60-70 см, кайвакыт 1 м га кадәр) март урталарына туры килә. Боз китү бер атна чамасы дәвам итә (иң күбе өч атнага кадәр). Боз киткәннән соң су бик тиз җылына башлый (июль уртасында 21-24°С ка кадәр).

Ел саен елга тамагына 3 млн т йөзмә китерелмә чыгарыла (уртача еллык болганчыклыгы 105 мг/л). Ел дәвамында минеральләшүе зур түгел: саегу вакытында 320-380 мг/л, ташу вакытында 80-100 мг/л. Вятка Камага ел саен 4,3 млн т чамасы эрегән матдәләр чыгара (уртача еллык минеральләшүе 160 мг/л). Алар составында күпчелекне гидрокарбонат ионнар, кальций, азрак күләмдә магний ионнары тәшкил итә.

ТР территориясендә ага торган зур елгалар арасында Вятка – иң чиста сулы.

Балыкка бай (корбан балык, судак, чуртан, кәлчәк, чабак, алабуга һәм башкалар).

Сал агыза торган елга.

Киров шәһәренә кадәр (688 км), язын Кирс шәһәренә кадәр (1068 км) суднолар йөри, ләкин күп кенә сайлыкларда су төбен тирәнәйтү эшләре башкару таләп ителә.