Идел елгасындагы сусаклагычлар каскадының алтынчы баскычы, дөньяда мәйданы буенча елга үзәннәрендәге иң зур сусаклагычларның берсе.

Ульянов һәм Самара өлкәләре, Татарстан, Мари һәм Чуаш Республикалары территорияләрендә урнашкан. 1953 елда Иделдә В.И.Ленин исемендәге Идел ГЭСын төзегәндә Ставрополь (хәзерге Тольятти) шәһәре янында Жигули таулары районында Иделдә плотина кору нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1955–57 елларда су белән тутырыла. Нормаль терәк биеклеге 53 м тәшкил итә. Мәйданы 5900 км2, күләме 56 км3, Идел буенча 510 км, Кама елгасы буенча 280 км озынлыкта, иң зур киңлеге 27 км (Кама елгасы тамагы). Уртача тирәнлеге 9,4 м, плотина янында иң зур тирәнлеге 41 м, Казан янында 16–18 м, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы янында 19 м, Чистай шәһәре янында 12–14 м. Яр буе линиясенең озынлыгы 2604 км, шуның 1392 км ы (су өслегенең яртысыннан артыгы) ТР территориясендә.

Куйбышев сусаклагычының уңъяк яры Идел буе калкулыгына тоташа. Рельефта «таулар» исемен йөрткән аерым калкулыклар билгеләнә. ТР чикләрендәге таулар: Ослан (Казанга каршы), Сөйке (Кама Тамагы пристаненнан көньяктарак), Тәтеш (Тәтеш шәһәре тирәсендә) һәм Чуртан (Олы Тархан авылыннан көнчыгыштарак).

Куйбышев сусаклагычының су өслеге катлаулы конфигурацияле. Киң участоклар (12–20 км), киңлеге 3–5 км дан артмаган тар бугазлар белән чиратлаша. 8 киң тирән участок бүлеп йөртелә, шуның 4 се Татарстан территориясендә: Идел, Идел-Кама, Кама, Тәтеш. Куйбышев сусаклагычына 100 дән артык елга, шулай итеп Иделдән кала иң зур һәм Идел бассейнында иң күп сулы елга — Кама коя. Шулай ук ТР территориясендә Куйбышев сусаклагычына Вятка, Мишә, Зөя, Казансу, Зәй, Чишмә, Бөрсет, Актай, Бизнә елгалары коя. Елгаларның түбән агымы су астында калган, кайберләрендә зур култыклар (Мишә, Зөя, Чишмә һәм башкалар) барлыкка килгән.

Куйбышев сусаклагычында тотрыклы боз катламы ноябрь ахыры — декабрь башында хасил була, боздан ачылу — апрель уртасында (иртә булганда апрельнең беренче көннәрендә, соңга калганда — апрель азагында). Боз катуның уртача дәвамлылыгы — 143 тәүлек (Иделдә Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр — 138 тәүлек). Суның иң югары температурасы (22–25 °C) июльнең 2 нче яртысында күзәтелә. Апрельдән октябрьгә кадәрге чорда Куйбышев сусаклагычында 3–5 м/с (көзен — 4–6 м/с ка кадәр) тизлектәге төньяк, көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш җилләре өстенлек итә. Дулкыннарның биеклеге, гадәттә, 0,5–0,75 м дан азрак, акваториянең аерым киң участокларында ел саен 2,5–3 м (шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы районында 3,7 м) биеклектәге дулкыннар күзәтелә.

Куйбышев сусаклагычында агымны сезонлы көйләү үткәрелә. Ул режимның үзенчәлеге — ел саен язын нормаль терәк биеклеккә кадәр су тутыру. Язгы тутыру вакытында, кыш азагындагы белән чагыштырганда, су биеклеге 4–9 м га (уртача 5 м) күтәрелә. Суны күтәртү, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана һәм ай дәвамында аеруча көчле була. Октябрь башына кадәр су биеклегенең үзгәреше сизелерлек түгел (1 м дан артмый), көз ахырында һәм кышын су биеклеге акрынлап кими.

Куйбышев сусаклагычы — комплекслы файдаланыла торган сулык (энергетика, суднолар йөртү, су басулар белән көрәш, су белән тәэмин итү, сугару, балык хуҗалыгы, ирригация һәм башкалар). Идел ГЭСының уртача еллык электр җитештерүчәнлеге 10,26 млрд. кВт/сәг. ТРда тотыла торган балыкның (корбан балык, судак, чуртан, чөгә балык, җәен, синец, густера, чабак, берш, налим, кәлчәк) 90% ка кадәрен Куйбышев сусаклагычы тәэмин итә. Сусаклагычның төзелүе шулай ук тискәре күренешләр дә китереп чыгара: болын, урман, торак пунктлар су астында кала, сай сулыклар барлыкка килә, суның санитар торышы начарлана, яр буйлары ашала һәм җимерелә һәм башкалар.

Татарстан чигендә Куйбышев сусаклагычының уңъяк ярында Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Тәтеш, Болгар, Лаеш шәһәрләре, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы урнашкан.

Куйбышев сусаклагычы районында ял йортлары, санаторийлар, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, туризм, аучылык, балык тоту базалары эшли.