Биографиясе

 1793 елның 15 марты, Людвигслюст шәһәре, Мекленбург-Шверин герцоглыгы — 1862 елның 26 феврале, Казан.

Росток һәм Гёттинген университетларын тәмамлаганнан соң, Росток университетында эшли.

1818 елдан Казан университетында: шәрекъ телләре ординар профессоры, 1825 елдан Шәрекъ бүлегендә гарәп һәм фарсы телләре кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1824 елдан, нумизматика кабинеты һәм сирәк табылдыклар кабинеты мөдире; 1822–1832 елларда, 1835–1836 елларда тел-әдәбият бүлеге, 1841–1845 елларда философия факультеты деканы; 1822 елдан Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе укытучысы, 1828–1845 елларда шәрекъ язмалары цензоры.

1832–1835 елларда педагогия институты студентлары инспекторы һәм директоры.

1850 елдан Новгород губернасы училищеләре директоры.

Фәнни эшчәнлеге

1825 елда Казан, Оренбург һәм Вятка губерналарының борынгы ядкәрләрен тикшерү максатында Оренбург шәһәрендә һәм Кама буенда фәнни экспедициядә була.

1820 елларда Университет советы алдына күп тапкырлар татар теле грамматикасын һәм сүзлеген әзерләү зарурлыгы турындагы мәсьәләне куя, 1829 елда «Татар теленең тулы сүзлеген төзү программасы»н («Программа для составления полного татарского словаря») тәкъдим итә.

Хезмәтләре мөселман халыклары тарихы, этнографиясе, нумизматикасы, әдәбияты, телләренә карый. Париж Азия җәмгыяте, Лондон Азия җәмгыяте, Копенгаген төньяк борынгы ядкәрләр җәмгыяте, Мәскәү тарих һәм Россия борынгы ядкәрләр җәмгыяте әгъзасы. Шәрекъне өйрәнүгә караган китаплар, кулъязмалар һәм акчалар буенча күренекле коллекционер.

1875 елда Император гавами китапханәсе (хәзер — Россия милли китапханәсе) аның коллекциясеннән гарәп, фарсы һәм төрки телләрдәге 39 кулъязманы сатып ала.

1984 елдан Эрдман китапханәсендәге китапларның бер өлеше Бөтенроссия чит ил әдәбияты китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Әдәбият                

Отчёт Императорской публичной библиотеки за 1875 г. СПб., 1876. С.28–45; 

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1; 

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. – 20 гг. XX в.). К., 1998; 

Зайцев И. О книжном собрании Ф.Эрдмана, находящемся в отделе редких книг Всероссийской государственной библиотеки иностранной литературы // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2003. № 1/2.

Автор — Р.М.Вәлиев