Биографиясе

1923 елның 4 октябре, Буа кантоны Иске Шәйморза авылы – 2004 елның 4 декабре, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1944–1950 елларда туган авылында колхозчы, партоешма секретаре, колхоз рәисе булып эшли; 1950–1955 елларда партия эшендә.

1955–1988 елларда Чүпрәле районы XXII партсъезд исем. колхоз рәисе. Аның җитәкчелегендә колхоз авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуга (бөртеклеләрдән гектарыннан 20 ц дан артык, шикәр чөгендереннән – 250 ц) һәм терлекчелектә җитештерүчәнлекнең артуына ирешә, көчле матди-техник база, социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла.

Колхозчыларның 3 нче һәм 4 нче Бөтенсоюз съезды делегаты, колхозлар берләшмәсе әгъзасы (1950–1985), 1959–1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ханбикова А. Абдреев Ахметгарей Шакирзянович // Герои Социалистического Труда Татарии: документальные очерки. Казань, 1980.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.