35 ләп төре билгеле, Антарктидадан кала барлык материкларда да киң таралганнар. ТРда 4 төре бар: бүре, төлке, карсак (Vulpes corsac), янутсыман эт.

Гәүдәләренең озынлыгы 40 тан алып 160 см га кадәр. Койрыгы кабарынкы. Тешләре яхшы үскән. Очлыклары бармакларын йөртә ала торган, алгылары – 5, арткылары 4 бармаклы. Йон капламы бик куе, озын. Тир бизләре начар үскән. Арт юлы тирәсендә еш кына исле бизләр була, бүлендекләр җәнлекләргә характерлы ис – «эт исе»н көчәйтәләр. Гадәттә утрак тормыш алып баралар яки кечкенә генә туктау урыны ясыйлар. Ел дәвамында активлар, бары тик янутсыман эт кенә кышкы йокыга тала. Күбесенчә ялгыз йөриләр, кайберләре өерләре белән яши. Тояклылар, куяннар, вак кимерүчеләр белән туеналар.

Бүресыманнар – күп төрле авыруларны (шул исәптән котыру авыруы) таратучылар.

«Кощак» совхозында, «Бөреле» агрофирмасында, «Матюшино» АҖдә һ.б. ак төлке (төп токымнары – көмешсыман һәм вуаль төлкеләр), төлке (кызыл һәм көмешсыман) асрыйлар.