Биографиясе

1918 ел, хәзерге Ульянов өлкәсенең Барыш районы Калда авылы – 1943 елның 4 декабре.

1938 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1938 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армиянең 337 нче укчы дивизиясе 616 нчы саперлар батальонында взвод командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943) һәм Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 16 сентябрендә Полтава өлкәсе Хорошки авылы янындагы бәрелешләрдә һәм 1943 елның 28 сентябрендә Черкас өлкәсе Каневск районы Зарубницы авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

Яу кырында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.

Батырлар китабы. Казан, 2000.

Ульяновцы в боях за Родину. Саратов. 1964.

Автор – Н.И.Таиров