Биографиясе

1916 елның 1 марты, хәзерге Казакъстан Республикасының Усть-Каменогорск шәһәре – 1988 ел.

М.М.Абдуллинның игезәк туганы.

1933–1935 елларда Алма-Ата музыка техникумында, 1936–1939 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Казакъ опера студиясендә (профессор А.Вишневский классы) укый. Казакъстан опера сәхнәсенең беренче осталарыннан.

1939–1985 елларда Казакъ опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Олжай («Бекет», А.Зильбер), Айдар, Артём («Алтын астык», «Дударай», Е.Брусиловский), Абай («Абай», А.Жубанов һәм Л.Хәмиди), Гөлмат («Назугум», К.Кужамьяров) партияләрен, казакъ композиторлары операларындагы башка төп партияләрне беренче булып башкара.

М.М.Абдуллин классик опера репертуарында Онегин, Елецкий («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский), Демон («Демон», А.Рубинштейн), Жермон («Травиата», Дж.Верди), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Шарплес («Чио-Чио-сан», Дж.Пуччини) һ.б. партияләрне башкара. Казакъ театр сәхнәләрендә СССР композиторларының, шул исәптән З.Палиашвили (Киязо, «Даиси»), Н.Җиһанов (Хан, «Алтынчәч») операларында җырлый.

М.М.Абдуллин белән бергә концертларда, радио һәм телевидениедә солист буларак казакъ халык җырларын, казакъ (Л.Хәмиди, А.Еспаев, С.Мөхәммәтҗанов һ.б.), рус (В.Соловьёв-Седой, С.Туликов, Е.Родыгын, Б.Мокроусов һ.б.) композиторлары әсәрләрен башкара.

Үзенең концерт программаларына татар халык җырларын («Минзәлә», «Сарман», «Туган тел» һ.б.), С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, Р.Яхин һ.б. татар композиторларының әсәрләрен дә кертә. Шулай ук М.Глинка, П.Чайковский һ.б. романсларын җырлый.

СССР шәһәрләрендә, Монголия, Кытай һ.б. чит илләрдә гастрольләрдә була.

Р.М.Абдуллинның иҗатына образларны реалистик рухта ачып бирү хас; үтә көчле вокаль сәләткә ия җырчы.

Бүләкләре

Казакъстан ССРның Дәүләт бүләге лауреаты (1978).

Әдәбият

Мессман В. Возрождение песни. А.-А., 1958.

Хамиди Л., Хамиди Р. Жизнь в искусстве. А.-А., 1967.

Ерзакович Б. Абдуллин Ришат Мукимович // Музыкальная энцикл. М., 1973, Т. 1.

Автор – Ф.Ш.Салитова