Биографиясе

1916 елның 1 марты, хәзерге Казакъстан Республикасының Усть-Каменогорск шәһәре – 1996 елның 7 декабре, Алма-Ата.

Р.М.Абдуллинның игезәк туганы.

1932–1935 елларда Алма-Ата музыка техникумында, 1935–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Казакъ опера студиясендә (профессор А.Вишневский классы) укый.

1938–1970 елларда Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Театр сәхнәсендә Түләгән, Болпан, Кайракпай («Кыз-Жибек», «Ер Таргын», «Жалбыр», С.Брусиловский), Азим («Абай», А.Жубанов һәм Л.Хәмиди) һ.б. партияләрне башкаручы буларак таныла.

П.Чайковскийның «Евгений Онегин»ында Ленский, А.Рубинштейнның «Демон»ында Синодал һ.б. рус композиторлары операларындагы төп партияләрне башкара.

Казакъстан сәхнәләрендә Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы Җик партиясен җырлый.

Игезәк туганы Р.М.Абдуллин белән бергә Казакъ радиосы һәм телевидениесендә чыгышлар ясый, СССР шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри, татар музыкасы концертларында катнаша.

Әдәбият

Хамиди Л., Хамиди Р. Жизнь в искусстве. А.-А., 1975.