Үтәк елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 14,5 км. Бассейнының мәйданы 77 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Спас районында ага. Елга башы Өчкүл авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Танкеевка авылыннан 2 км көньяктарак.

Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында. Елга башының абсолют биеклеге 75 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында – апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Җәен, суы иң аз вакытындагы чорда елга күп кенә урыннарында кибә, һәм суы елга юлының тирәнәеп торган урыннарында (плёсларда) гына кала.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.