Идел елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 377,4 км, ТР чикләрендә – 161,2 км. Бассейнының мәйданы 17 мең км2 га якын. ТР чикләрендә – 7,1 мең км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Ульянов өлкәсе территориясендә, ТРда – урта һәм түбәнге агымнары Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары территориясендә. Елга тамагы Зөя утравыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елганың Югары Ослан районының Соболевский авылыннан төньякта аккан түбәнге өлеше Куйбышев сусаклагычы суы астында кала һәм Зөя култыгы дип йөртелә башлый. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының уртача биеклеге 164 м, урманлылыгы 11%.

Зөя бассейны тар полоса рәвешендә Идел үзәне буйлап меридиан юнәлешендә сузылган; калкулыклы дулкынсыман тигезлектән гыйбарәт, аның уңъяк яр өлеше биегрәк һәм катлаулы рельеф хасил итә. Су җыелу мәйданы асимметрияле: сулъяк яр өлеше шактый зуррак һәм мәйданның 73% ка якынын тәшкил итә. Елга үзәне күбесенчә трапециясыман, аз гына бормалы, асимметрияле: уңъяк сөзәклеге текә (70-200), сул ягы сөзәк (20-50). Үзән сөзәклекләре күп кенә урыннарда зур ерым, сызалар белән кискәләнгән һәм рельефның карстлы формалары белән катлауланган.

Урта һәм түбәнге агымында үзән 10 км га һәм тагын да зуррак киңлеккә җитә. Тугае биек, тоташ, күбесенчә ике яклы, урыны белән сазлыклы, комлы туфраклы һәм комлы-ләмле грунтлардан тора; киңлеге урта агымында 1-2 км дан түбәнге өлешендә 4,5-5 км га кадәр җитә. Тугаенда элекке күлләр бар. Елга юлы бормалы, аерым өлешләрендә утраулар, сайлыклар хасил итеп, тар тармакларга бүлгәләнгән.

Суның иң аз вакытында елга киңлеге югарыгы агымда 5-10 м һәм түбәнге өлештә 40 м га кадәр. Плесларда 2-4 м һәм сай урыннарда 0,3-1 м тирәнлек өстенлек итә. Елганың тирәнлеге түбәнге агымда урыны белән 5-6 м га җитә. Агым тизлеге сай сулы урыннарда (перекат) – 0,5-1 м/с, тирән сулы урыннарда (плеслар) – 0,1-0,2 м/с.

Зөя ярлары текә, урыны белән өзек-өзек, биеклеге 1,5-2 дән 5-8 м га кадәр, комлы яки комлы туфраклы, шактый җире куаклыклар белән капланган.

Зөянең 79 кушылдыгы бар, ТР территориясендә аеруча зурлары: Кылна (32,7 км), Үләмә (72 км), Коры Үләмә (46 км), Сөлчә (43,1 км) – уң; Чынлы (54,1 км), Карлы (88,4 км), Лашчы (21 км), Бола (117 км), Бөя (40 км), Бәрле (48 км), Гөбенә (165,1 км), Әрә (44,2 км), Буа (31 км), Сәкел (29,4 км) – сул кушылдыклар. Сул кушылдыкларның суы мулрак һәм алар гомуми агымның 75% ка кадәрен бирәләр. Зөя бассейны челтәренең тыгызлыгы төрле өлешләрендә 0,28 дән 0,33 км/км2 га кадәр.

Туенуы катнаш, кар сулары өлешенә яртысыннан күбрәге туры килә. Җир асты туену модуле субүләрләрдә 0,5-5 л/с·км2 дан төп елга юлында 10 л/с·км2 га кадәр.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән сыйфатлана. Елга режимы Ульянов өлкәсенең Ивановка (1953-54), Буа районы Ивашевка (1931-96), Апас районының Дәвеш (1931-37) һәм Биеш (1959-62), Кайбыч районының Борындык (1933-62), Югары Ослан районының Патрикеево (1932-33) һәм Гаврилково (1932-36) авыллары янында су үлчәү постларында өйрәнелгән.

1999 елдан Буа шәһәре янында гидрологик пост эшли.

Ел фасыллары буенча агымның бүленеше тигез түгел. Еллык су агымының уртача купьеллык катламы 50-150 мм, язгы ташу агымы катламы 46-64 мм. Ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана һәм уртача 26 көн дәвам итә. Борындык авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәнеше 6,9 м (иң зуры 8,4 м). Иң зур чыгымы 1979 елда билгеләнә һәм ул 1560 м3/с тәшкил итә (Ивашевка авылы).

Язгы боз китү, гадәттә, апрельнең икенче ункөнлегендә башлана, еш кына текә борылышларда, күпер терәүләре алдында, елга юлының тарайган урыннарында боз тыгылулар барлыкка килә. Бозның төп массасы килгәнче кайвакыт тугай су астында кала. Ул вакытта боз тугай буйлап та ага, аннары сайлыкларда туктый һәм шунда эреп бетә. Зөя, гадәттә, ноябрьнең икенче яртысында туңа. Боз катуның уртача дәвамлылыгы 136-142 көн. Кыш ахырына бозның калынлыгы 90-95 см га җитә. Елганың аерым өлешләре грунт сулары чыккан урыннарда кыш буена диярлек боз белән капланмый. Җәйге саегулар тотрыклы. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 13,7 м3/с.

Суы югары һәм урта агымында гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, түбәнге өлештә сульфат-гидрокарбонат-натрийлы. Суының катылыгы ел дәвамында бик нык үзгәрә: ташу вакытында 1,5-3 мг-экв/л дан җәйге саегуда 3-6 мг-экв/л га кадәр. Гомуми минеральләшүе язын 150-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-700 мг/л. Зөя бассейнында гомуми күләме 30,9 млн м3 булган 47 буа бар. Зөя һәм кушылдыкларының су ресурслары сугару һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

Зөя – ТРның табигать истәлеге (1978).

Зөя елгасы ярларында Ивашев В.П. Утар-паркы һәм Тау наратлыгы табигать истәлекләре урнашкан. Елганың түбәнге агымының уңъяк ярында «Казан» спорт-сәламәтләндерү комплексы бар.