Биографиясе

1963 елның 4 сентябре, БАССР, Уфа районы Дмитриевка авылы – 2012 елның 19 июле, Казан.

Казан химия-технология институтын (1987), Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә (1993) тәмамлый.

1990 елдан башлап «Иман» ислам мәдәнияте үзәге рәисе, 1992 елдан Апанай мәчете имам-хатибы, бер үк вакытта, 1993–1996 елларда «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, 1996–1998 елларда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе була.

1998 елдан ТР Диния нәзарәте рәисенең 1 нче урынбасары, 2011 елдан уку-укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара. Татарстан мөселманнарының беренче дини «Иман» нәшрияты директоры һәм «Иман» газетасы (1991 елдан) нашире, «Иман нуры» (1994 елдан) һәм «Мөселман дөньясы» (1998 елдан) журналларының мөхәррире буларак, дини мәгърифәтчелек әдәбияты, Россия һәм Татарстан мөселманнарының дини һәм этномилли мәгарифе үсешенә зур өлеш кертә.

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2007 елдан), РФ Юстиция министрлыгы каршындагы дини экспертиза советы рәисе урынбасары (2009 елдан) була.

Террорчылык акты нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре исламны өйрәнүгә, Татарстанда дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр тарихына карый.

Бүләкләре

Кыюлык, Россия мөфтиләре Советының 2 нче дәрәҗә «Әл-Фәхр» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татарское «богоискательство» и пророческий ислам. Казань, 2003.

Ислам в Татарстане в 1990-е годы. Казань, 2005.

Хадж и умра: путеводитель по Мекке и Медине. Казань, 2007.

Автор – А.В.Климин