Административ-территориаль буйсынуы

1973 елда торак пункт статусы ала. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районына керә.

Хәзер Дачный авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Совет хакимиятенең беренче елларында поселок территориясендә “Шушар” нәселле терлек үрчетү хуҗалыгы, соңрак – Татарстан өлкә терлекчелек тәҗрибә станциясе булдырыла. 1945 елда Игенчелек халык комиссариатының 145 нче боерыгы белән нәселле терлек үрчетү хуҗалыгы җирлегендә Казан ветеринария институтының укыту-тәҗрибә хуҗалыгы оештырыла (2006 елга кадәр).

Халкының төп шөгыльләре – кырчылык һәм терлекчелек.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта урта мәктәп (1986 елдан), “Березка” балалар бакчасы (1966 елдан), мәдәният йорты (1969 елдан, 2018 елда яңа бина төзелә), китапханә (1969 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (зиратта, 2014 елдан) эшли.

Поселок янында археология истәлеге – бронза гасырның соңгы чоры әйберләре табыла.

Халык саны

1989 елда – 639,
2002 елда – 657,
2010 елда – 670,
2017 елда – 666 кеше (руслар – 61%, татарлар – 34%).