Биографиясе

1900 елның 7 августы, Польша, Люблин шәһәре — 1986 ел, Казан.

Белорус университетын тәмамлый (1927).

1919 елдан — мәктәпләрдә, 1930 елдан Белоруссия авыл хуҗалыгы академиясенең эшчеләр факультетында (Горки шәһәре) эшли.

1934–1938 елларда Минск педагогия институтында, бер үк вакытта, 1935–1936 елларда, Белоруссия педагогика фәнни-тикшеренү институтында.

1938–1942 елларда Казан педагогия институтында, 1942–1944 елларда эвакуация госпиталендә шәфкать туташы.

1944–1960 елларда Казан университетында: рус теле һәм гомуми тел белеме кафедрасы мөдире (1957–1960).

1953–1955 елларда фәнни командировкада, Польша югары уку йортларында белорус теле укыта.

Хезмәтләре рус теле морфологиясенә, славян телләренең чагыштырма грамматикасына карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О полногласных и неполногласных формах в белорусском и украинском языках // Уч. зап. Казан. университета. 1959. Т. 119, кн. 5; 

Имена существительные мужского рода с формами на -а в именительном падеже множественного числа. К., 1961.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.