Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Минзәлә кантоны Байсар волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Иске Байсар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Чишмә” колхозы оештырыла. 1957 елда “Кызыл Сөн” колхозы (Иске Байсар авылы) составында, 1967 елда Шәймәрдан исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1931 – 1980 елларда авылда башлангыч мәктәп була (башта элеккеге мәчет бинасында, 1971 елда яңа бина төзелә). К

луб (бина 1971 елда төзелә), мәчет бар (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

Д.Ә.Җәлилов (1953 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1991 елдан Ленин исемендәге колхозны җитәкли (Аеш авылы).

Халык саны

1926 елда – 17,
1938 елда – 361,
1949 елда – 247,
1958 елда – 224,
1970 елда – 313,
1979 елда – 262,
1989 елда – 168,
2002 елда – 171,
2010 елда – 151,
2015 елда – 144 кеше (татарлар).