Эчтәлек

Эре мөгезле терлекләрнең Холмогор токымы

Җирле терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү һәм экстерьер күрсәткечләрен яхшырту юлы белән хәзерге Архангельск өлкәсе территориясендә XVIII–XIX йөзләрдә китереп чыгарыла. Холмогор токымлы терлекләр типик сөт экстерьерына ия, гәүдә төзелеше нык, бәдәне тупас һәм куәтле. Мускул үсеше уртача, гәүдәсе озынча, аркасы һәм биле туры, аяклары озын, оча башы сөяге күтәренке, уртача озынлыкта, күкрәге түгәрәк, тирән түгел, җилененең үлчәмнәре уртача, тиресе сузынкы, төсе башлыча кара-чуар. Сыерларның тереләй авырлыгы — 500–600 кг (кайвакыт 700 кг га кадәр). Җилкә калкымына кадәр биеклеге 130–134 см, күкрәк тирәнлеге — 66–74 см, гәүдә озынлыгы — 152–170 см, калак сөяге артында күкрәк әйләнәсе — 176–196 см, сыйрак әйләнәсе — 17–20 см. Үгезләрнең тереләй авырлыгы 1000 кг га җитә. Бер сыердан елга уртача 3000–5000 кг сөт савып алына (интенсив технологияләр кулланганда 6000 гә кадәр), сөтнең майлылыгы 3,6–4 % (макс. 5,3).

РФ дә Холмогор токымлы сыерлардан 2010 елда уртача 4731 кг, Татарстанда — 4664 кг сөт савып алына; 2011 елда әлеге күрсәткечләр тиңдәшле рәвештә 4834 кг һәм 4701 кг. Холмогор токымлы сыерларны продукт өчен куллану срогы — уртача 4–4,5 лактация (максималь 6–7) тәшкил итә. Сыерлардан уртача ит чыгышы 50 %, үгезләрдән — 54–58 %. Татарстан территориясендә Холмогор токымлы сыерлар беренче тапкыр 1908 елда пәйда була. 1927 елда 4 нәсел үрчетү хуҗалыгы, 2 нәсел үрчетү совхозы оештырыла. Җирле терлекләрне Холмогор токымлы терлекләр белән кушу 1934 елдан бирле алып барыла; нәсел башы үгезләр Архангельск өлкәсеннән кайтартыла.

2017 елга Татарстанда Холмогор токымлы 100102 баш терлек исәпләнә, бу барлык мөгезле эре терлекнең 40% ын тәшкил итә. Токымны яхшырту төрле илләрдән кертелгән 8 линиягә (чиф, элевейшн, айвенго, астронавт, рокмэн, бутмейкер, хоуп, ситейшн) караган нәсел башларының варисларын йотылулы кушу юлы белән алып барыла.

Әдәбият

Программа совершенствования пород молочного скота в Татарстане. К., 1995; 

Разведение Холмогорского скота в Татарстане // Нива Татарстана. 2001. № 4; 

Продуктивное долголетие коров холмогорской породы и их помесей с голштинами // Нива Татарстана. 2001. № 5; 

Скотоводство. М., 2007; 

Современное состояние селекционно-племенной работы в хозяйствах Республики Татарстан и пути её улучшения (итоги бонитировки за 2010 год). К., 2011.

Авторлар — Ә.Х.Фазылҗанов, Г.С.Шәрәфетдинов