Атаның уң кушылдыгы (Кече Чирмешән елгасы бассейны).

Озынлыгы 15,4 км, бассейнының мәйданы 76,8 км2. Әлки районы территориясеннән ага. Елга башы «Спорная Колчуринская дача» табигый чигендә, Чуаш Борнае авылыннан 6 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Ярәп авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 95 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 29%.

Борнай елгасының 0,4 тән алып 1 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче декадасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л га кадәр.

Борнай бассейнында гомуми күләме 0,6 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.