Биографиясе

1922 елның 25 декабре, Сембер губернасының Алатырь шәһәре, хәзерге Чуваш Республикасы – 1942 елның 12 декабре, Сталинград өлкәсе Суровикино станциясе, хәзерге Волгоград өлкәсе Суровикино шәһәре янында.

Тимер юлчы гаиләсендә туа. 1930 елларда аларның гаиләсе Казан янындагы Юдино бистәсенә күченеп килә, әтисе анда паровоз депосында механика цехы мастеры булып эшли. Юдиноның 2 нче мәктәбен (1940), Саратов бронетанк училищесын (1942) танк гаскәрләре лейтенанты дәрәҗәсендә тәмамлый. Иң яхшы укучыларның берсе буларак, Горький шәһәренә ябык подразделениегә инструктор итеп җибәрелә, ләкин озакламый фронтка озатыла.

1942 елның декабрендә марш танк ротасы составында Сталинград фронтына килеп җитә. 1942 елның 12 декабрендә Суровикино станциясе өчен барган сугышларда Красиков танкы немец минасында шартлый, экипаж шул урында ук атып үтерелә. Лейтенант Красиков әсирлеккә алына. Фронт газетасы публикациясе буенча, каты җәзалаулардан соң, Совет гаскәрләренең кайда урнашканлыгы турында мәгълүмат бирмичә, җәзалап үтерелә: гитлерчылар аны ике танкка бәйләп, тереләй өзеп ташлыйлар.

Суровикинодагы туганнар каберлегендә җирләнә.

Истәлеге

Суровикинода аның исеме белән бер урам атала (1968). 1983 елда Юдино бистәсендәге Хакас урамы (Казан) герой-танкист хөрмәтенә Лейтенант Красиков урамы итеп үзгәртелә. Юдинода шулай ук Истәлек билгесе куела.