Эчтәлек

XVIII йөздә яши.

1755–1756 елгы Батырша хәрәкәте бастырылганнан соң, христианлаштыру сәясәтенең йомшаруы шартларында татар җәмгыятенең үсеш юлларын билгеләргә омтыла. Морад мулла карашларында, «динне төзәтү» һәм дөньяның камил булмавы белән бәйле рәвештә, яңа пәйгамбәр пәйда булу идеясе әһәмиятле урын алып тора. Аның фикеренчә, яңа пәйгамбәргә бөтен дөнья буйсыначак, көнчыгышта һәм көнбатышта халыклар аңа иярәчәк; көнчелек-хөсетлек, нәфрәт, кайгы-хәсрәт бетәчәк; гөнаһлылар җәзага тартылачак. Морад мулла Болгар шәһәрен, андагы мәчетне торгызу һәм тагын төзеләчәк җиде мәчет турында яза, мөселманнар алдында торган мәсьәләләрнең хәл ителүен дөньяда хөкем сөргән явызлыкка чик кую белән бәйли. Морад мулла раславынча, аның әсәре Иске Гаһед, Псалтырь, Инҗил, Коръәнгә ачкыч булып тора. Мөселман руханилары йөрткән дәрәҗәләрдән баш тартып, ул «иң югары изге», «югары изге», «изге», «кече изге» кебек дәрәҗәләрне эченә алган иерархия баскычы тәкъдим итә.

1760–1970 еллар башында Идел буе һәм Урал алды мөселманнары арасында үз карашларын таратырга омтыла. Аның сүзләренчә, Казан һәм Уфа өязе муллаларының күбесе аның сөйләгән-язганнарына колак салалар, үзләренең дә шуңа омтылганнарын дәлиллиләр һәм ул әйткәннәрнең тормышка ашуын телиләр. Мөселман дине башлыкларының бер өлеше Морад мулла фикерләрен бозык караш дип бәяли.

Оренбург губернаторы И.Рейнсдорп Морад мулланың хөкүмәткә каршы эш алып баруыннан (Кырым ханы һәм Төркия солтаны һ.б. белән элемтәләр урнаштыру) шикләнә. 1771 елда Морад мулла һәм берничә яраны кулга алына, Екатерина II боерыгы белән, тикшерүне елдавам иттерү өчен, сак астында Санкт-Петербургка — Идарәче Сенатка озатыла. 1771 елның декабре ахырында Сенатта Морад мулла эше карала. И.Рейнсдорпның Морад мулла кылган «явызлыклар» (Казан һәм Әстерхан губерналарында үз артыннан иярергә өндәү, Кырым белән элемтәләр урнаштырырга омтылу, башкортлар миграциясе һәм Морад мулла эшчәнлеге арасындагы бәйлелек) турындагы дәлилләре кире кагыла. 1772 елның гыйнварында Морад мулланы, китап язмаска һәм ялган дини тәгълимат таратмаска кушып, җәза бирмичә, Оренбургка кайтарып җибәрәләр.

Морад мулланың шуннан соңгы язмышы билгесез. Хезмәтләренең аерым өземтәләре Россия борынгы актлар дәүләт архивы фондларында саклана.

Әдәбият

Духовная культура и татарская интеллигенция: исторические портреты. К., 2000.

Автор — И.Р.Вәлиуллин