Биографиясе

1934 елның 4 июле, Казан шәһәре – 2008 елның 7 марты, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1957), шунда ук эшли (1958 елдан). 1987–2002 елларда региональ геология кафедрасы мөдире һәм 1990 елдан палеомагнит лабораториясе җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Рус плитәсендәге югары Пермь утырмаларының берләштерелгән палеомагнит киселешен төзи. Пермь геомагнит инверсияләре чорында геомагнит кырының нечкә структурасы характерын тикшерә.

Скважиналар кернын ориентирлауны реконструкцияләү методын (уйлап табуга авторлык таныклыгы), күл төбе утырмаларының билгеләнгән үрнәген алу җайланмасын эшли. Урта Печора, Киров өлкәсе территорияләренең геологик карталарын, Татарстан территориясенең гидрогеологик карталарын төзүдә катнаша.

Хезмәтләре

Введение в дифференциальный термомагнитный анализ горных пород. Казань, 1970.

Палеомагнитный анализ осадочных горных пород. Казань, 1985.

Геология Татарстана: Стратиграфия и тектоника. М., 2003.