Эчтәлек

1395–1450 еллар тирәсе.

Тимер ханның улы.

Фаразлар буенча, 1419 елга кадәр Идегәй әмир сараенда тәрбияләнә. 1420 елларда Барак ханга хезмәт итә, аның Мавәраэннәһергә хәрби яуларында катнаша.

1436 елдан Олуг Мөхәммәд ханга каршы көрәш башлый, Идегәйнең улы бәкләр бәге Нәүрүз белән бергәләп аны Рус дәүләте чикләренә (Биләү шәһәре тирәсенә) куа. Алтын Урданың көнбатышында ныгып алган Сәед Әхмәд белән үзара сугышлардан соң, Кече Мөхәммәд Дон һәм Идел буйларын басып ала.

1440 елда аның хакимияте шактый ныгый. 1442–1443 елларда Руська яу белән бара. Алтын Урданы берләштерүгә омтыла.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Зимин А.А. Витязь на распутье. М., 1961.

Автор — И.Л.Измайлов