Биографиясе

1928 елның 20 ноябре, хәзерге Апас районы Бакырчы авылы – 2011 елның 7 мае, Казан.

Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1961).

1949–1953 елларда Кайбыч районының «Колхоз бригадасы» газетасы редакциясендә җаваплы сәркәтип, җаваплы мөхәррир, 1953–1959 елларда «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.

1971–1984 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Шәүкәт Галиев. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Шигырьләре республика газета-журналларында 1948 елда басыла башлый. 1954 елда – «Яңа көйләр» исемле беренче җыентыгы, 1956 елда «Кичке утлар» китабы дөнья күрә.

Ш.Галиевның поэзиясенә нечкә лиризм хас. Ул «Сөенечләрем, көенечләрем» (1961), «Күңел күзе» (1963), «Чынлык» (1972), «Тамчылар тамар чаклар» (1975), «Чаң турында баллада» («Баллада о колоколе», Мәскәү, 1976), «Мәхәббәт тулы җаным» (2002), «Серләрем бар» (2002), «Сиңа әйтер сүзем бар» (2008) дип аталган шигъри җыентыклар иҗат итә.

Шагыйрь замандашларының уй-фикерләрен эчкерсез бер җылылык белән чагылдыра. Аның шигырьләрендә авыл тормышы, халыкның гореф-гадәтләре, яшьлекләре сугыш чорына туры килгән буын вәкилләренең кичерешләре, туган якның сугыштан соңгы яңарышы тасвирлана.

Ш.Галиевнең табигать һәм мәхәббәт турындагы шигырьләренең образлы яңгырашы, композицион камиллеге татар композиторлары игътибарыннан да читтә калмый. Аның шигырьләренә язылган «Раушаниям, бәгърем» (В.Хәбисламов музыкасы), «Утыр әле яннарыма» (И.Хисамов музыкасы) һәм башка популяр җырларга әверелә.

Ш.Галиевнең иҗаты җылы, тормышчан юмор белән сугарылган. Лирик шигъри интонация органик рәвештә ирония белән үрелә, шагыйрь тормыштагы хәлләрне җиңелчә көлеп сурәтли («Уены-чыны бергә», 1966; «Фикердәшкә», 1969; «Шалт, Мөхәммәтҗан!», 1970 һәм башка җыентыклар).

«Шәвәли» (1965), «Котбетдин мәргән» (1971), «Заяц на зарядке» (1980; Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом, 1982), «Исәнме, дус!» (1985), «Кто играет на курае?» (Мәскәү, 1985) җыентыкларында тупланган шаян шигырьләре балаларга хас тапкырлык, шуклык, фантазия белән тулы; җор, йөгерек телдә язылган.

Ш.Галиевнең «Минем беренче гомерем» (1997) автобиографик повесте, «Илһамым-мәхәббәтем» (2006) исемле лирик язмалары дөнья күрә.

Бүләкләре

Ш.Галиев – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1972), Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом лауреаты.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Шигырьләр, поэмалар: лирика, юмор, балаларга. Казан, 1978.

Сайланма әсәрләр. Балалар өчен шигырьләр. Казан, 1987.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан, 2002.

Әдәбият

Хәким С. Юмор – шагыйрьнең табигатендә // Үз тавышың белән. Казан, 1969.

Туфан Х. Киләчәккә барырлык иҗат // Социалистик Татарстан. 1972. 19 апр.

Юзиев Н. Әйтер сүзе бар // Шигърият дөньясы. Казан, 1981.

Ахунов Г. Шагыйрь ачкан дөнья // Казан утлары. 1998. № 11.

Корбан Р. Бер язучы – биш әдип // Галиев Ш. «Сиңа әйтер сүзем бар» җыентыгына кереш мәкалә. Казан, 2008.

Галиуллин Т. «Коль сын земли – будь добр к её судьбе...» // Здравствуй, поэзия! М., 1987.