- РУС
- ТАТ
ТР МКның 1992 елның 14 февралендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының Биектау районында Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгын оештыру турында»гы карары белән Болгар тарих-архитектура саклаулыгы нигезендә оештырыла.
Мәйданы – 137,2 га.
Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган археологик истәлекләрне, шул исәптән Камай шәһәрлеген, Рус Урматы авыллыгын, Рус Урматы һәм Камай авыллары янындагы XIII–XVI йөзләргә нисбәтле кабер ташлары сакланган зиратларны, Камайдагы тарих-этнография музеен (1163 саклау берәмлеге); Казансу елгасының су басмый торган сөзәк яр буйларын, күлләре булган болыннарны, елга тамагын үз эченә алган табигать ландшафтын; Гайшәбикә кабере, «Изге Муллахаҗи чишмәсе», «Хан чишмәсе» кизләүләреннән гыйбарәт изге урыннарны берләштерә. Музей-саклаулык ТР Мәдәният министрлыгы карамагында. Татарстанның татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм пропагандалау белән шөгыльләнүче фәнни-тикшеренү һәм фәнни-агарту үзәкләренең берсе.
Музей-саклаулык территориясендәге истәлекләр XVIII йөздән башлап өйрәнелә.
Изучение, охрана, реставрация и использование памятников истории и культуры в Республике Татарстан: Информ. сб. К., 2001. Вып. 2-3.
Автор — И.М.Нестеренко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.