Биографиясе

1958 елның 1 маенда Бөгелмә шәһәрендә туган.

1981 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1988 елдан «Савыктыру травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни-тикшеренү үзәгендә, 1998 елдан пластик һәм реконструктив микрохирургия бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Богов, беренче булып, төзәтелмәслек дәрәҗәдә зарарланган өске очлыклар реабилитациясендә скелет мускулларын микрохирургик аутотрансплантацияләү мөмкинлекләрен өйрәнә.

Тикшеренүләре периферик нерв системасы имгәнүгә, очлыкларга реконструктив хирургия үткәргәндә тукымаларны микрохирургик аутотрансплантацияләүгә һәм Г.А.Илизаров аппаратын куллануга карый.

Клиника практикасына периферия нервларын озынайту ысулын кертә. 1983 елда Казанда беренче тапкыр Богов тарафыннан бармаклар һәм очлыклар сегментларының яраксыз имплантатларын алыштыру микрохирургиясе гамәлгә кертелә.

Хезмәтләре

Микрохирургия в лечении необратимых повреждений верхних конечностей, применение метода микрохирургии и аппарата Г.А.Илизарова. М., 1997.

Лечение методом дистракции повреждений периферических нервов предплечья // Казанский медицинский журнал. 1997. Т.78 (автордаш).