Биографиясе

1939 елның 17 февралендә Төрекмәнстан ССР ның Керки шәһәрендә туа.

Таҗикстан Республикасы ФАнең Сейсмик тотрыклы төзелеш һәм сейсмология институтында эшли, директор урынбасары (1971–1994).

Сейсмология буенча БМОның эксперт-консультанты, Әфганстанда биек плотиналар, Кубада атом электростанциясе төзелешен нигезләү буенча сейсмологик тикшеренүләрнең фәнни җитәкчесе була. АКШ, Һиндстан, Мисыр һ.б. чит илләрдә хөкүмәтара фәнни килешүләр буенча эшли.

1994 елдан «Татнефть» АҖнең Татарстан геология-разведкалау идарәсе «Геодинамика» җитештерү үзәге әйдәп баручы геологы, 1995 елдан — башлыгы, 2005 елдан РФАнең Җир физикасы институты (Мәскәү) баш фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге

Җир өслегенең даими булмаган микротирбәнешләре белән бәйле кристаллик (Йоффе, Эренфест эффектлары) һәм аморф структураларында киеренке мохитнең пластик деформацияләре сикереше сәбәпләрен билгели. Җирнең зәгыйфь табигый механик вибройогынтыларыннан (микросейсмик) изоляцияләү шартларында коррозиягә чыдам металларны эретү, катламнарның нефть бирүчәнлеген һәм нефть чыгаруны арттыру алымнарын (академик М.А.Садовский белән берлектә) эшли, Ромашкино чыганагында скважиналарга су тутыру күләмен көйләү алымнарын тәкъдим итә, бу исә Татарстан территориясендә, 1998 елдан алып, техноген җир тетрәүләрнең энергиясен һәм санын күпләп киметү мөмкинлеген бирә.

Таҗикстан ССРны (Таҗикстан ССРның Әбүгалисина Дәүләт бүләге лауреаты, 1977), СССР, Сантьяго де Куба шәһәрен (Куба Республикасының Андреас Пой бүләге лауреаты, 1989), Россия, Татарстан һәм Казанны сейсмик районлаштыру, Татарстан һәм Казанның карст куркынычы норматив карталарын эшләүдә катнаша.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Сейсмическое районирование территории СССР. М., 1980 (автордаш);

Целевая программа сейсмологических исследований территории Татарстана // Мониторинг общественного мнения. 1997. № 3 (автордаш).