1957 елда Казанда оештырыла.

1987 елда «Буревестник» «Зенит», «Спартак», «Труд», «Урожай», «Локомотив» ирекле спорт җәмгыятьләре белән берләшә. «Буревестник» бу вакытта республиканың 13 югары уку йортын берләштерә. Спортбазасын 23 спорт залы, 50 спорт мәйданы, 8 чаңгы базасы, 7 тир, 8 спорт-сәламәтләндерү лагере тәшкил итә. Акробатика, җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, футбол, чаңгыда узышу, өстәл теннисы, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, ориентлашу спорты, авыр атлетика, фехтование, велосипед спорты үсеш ала.

«Буревестник»та 1 атказанган спорт остасы, 5 халыкара класслы спорт остасы, 302 СССРның спорт остасы әзерләнә.

Танылган спортчылар: Н.С.Зубрилова, К.Х.Мохтаров (җиңел атлетика), Ю.Дулатов, В.Стенин (акробатика), Э.И.Гыймадетдинов (тимераякта йөгерү), А.В.Волгушев (велосипед спорты), А.П.Курынов, В.М.Шадрин, О.М.Рукавишникова, Р.З.Бакыев. Иң яхшы тренерлар: Л.Ф.Арсланов (баскетбол), Д.А.Вашш (фехтование), Ю.Ф.Золотов, С.Ә.Нәфиков (чаңгыда узышу). Ю.М.Красильников, Х.М.Мортазин (җиңел атлетика), В.А.Павлов (авыр атлетика), И.П.Позняк (баскетбол), М.Л.Шалман (фехтование), Б.И.Якубчик (акробатика).