30 лап төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган. ТРда бер төре – Европа туй чәчәге (Т.europaeus) ара-тирә барлык районнарда да очрый. Куак араларында, уйсулыклы болыннарда, кече елгалар үзәнендә үсә.

30–60см озынлыктагы үсемлек, кыска тамырчалы һәм баусыман тамырлы. Сабагы туры, гади. Яфраклары чиратлашкан, бармаксыман телмә яки аерчалы, тамыр янындагылары озын саплы, сабактагылары вак. Чәчәкләре лимон кебек сары төстә, эре, ялгыз, шарсыман, чәчәк сабы озын. Җимеше – кара ялтыравык орлыклы шарсыман күптабак. Май ахыры – июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыклардан үрчи.

Җир өстендәге өлешләрендә алкалоидлар, сапониннар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ашказаны авыруларын дәвалауда кулланыла. Яшь үләннән ясалган мазь чуан чыкканда файдаланыла.

Катмарлы чәчәкле бакча формалары декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Баллы, агулы (аеруча тамырлары) үсемлек.

Европа туй чәчәге