1975 елда Бөгелмә районы Карабаш 40 нчы СПТУ базасында һөнәри-техник училище буларак ачыла, 1977 елдан – 12 нче урта авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы, 1983 елдан – 80 нче СПТУ, 2011 елдан – 80 нче һөнәр лицее, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Икътисад һәм бухгалтер исәбе, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 374 укучы, 29 укытучы исәпләнә.