Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда Кама Тамагы районының Әҗем-Көрлебаш авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Тәмте волосте составына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Канаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Алга” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Алма-Ата” колхозы (Алмата поселогы, хәзер юк), “Восток” (Восток поселогы, хәзер юк), “Красный молот” (Ивановка поселогы, хәзер юк) колхозлары керә, 1957 елдан – “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1979 елдан “Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы), 1990 елдан “Канаш” колхозы (Канаш авылы) составында.

1990 елларда колхоз аерым хуҗалыкларга бүленә: “Канаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1994–2012 еллар), “Ника” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1998–2006 еллар).

Мәдәният

Авыл тирәсендә бронза гасырның Абашево культурасына нисбәтле 14 курган табыла.

Халык саны

1926 елда – 266,
1938 елда – 326,
1949 елда – 340,
1958 елда – 303,
1970 елда – 244,
1979 елда – 150,
1989 елда – 43,
2002 елда – 17,
2010 елда – 7,
2017 елда – 11 кеше (татарлар).