1989 елда ачыла.

Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: машина төзелеше технологиясе; электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру; аддитив технологияләр; сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; эретеп ябыштыру производствосы; компьютер системаларында программалаштыру; гамәли информатика; мәгълүмати системалар һәм программалаштыру.

2019/20 уку елында 628 укучы, 57 укытучы исәпләнә.