Биографиясе

1817 елның 4 мае, Воронеж губернасы, Острогожск өязе Юрасовка бистәсе — 1885 елның 7 апреле, Санкт-Петербург.

Харьков университетын тәмамлый (1836).

1846–1847 елларда Киев университетының адъюнкт-профессоры.

1846 елда яшерен сәяси оешма — Кирилл-Мефодий җәмгыятен оештыручыларның берсе. 1847 елда кулга алына, 1848–1859 елларда Саратов шәһәрендә сөргендә яши.

1858 елда Казан университетының экстраординар профессоры итеп сайлана, ләкин Халык мәгарифе министрлыгы аны расламый.

1859–1862 елларда Петербург университетының экстраординар профессоры, 1862 елда ординар профессоры.

1860 елдан Рус география җәмгыятенең Археография комиссиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россия һәм Украина тарихына, фольклорга карый. Үзенең тикшеренүләрендә Костомаров «халык тормышы»н беренче урынга куя. Ул төп бурыч итеп «тарих фәненә халык элементын кертүне» исәпли, демократик һәм самодержавиеле башлангычлар көрәшендә ил тарихы үзәген билгели. Костомаров фикеренчә, Рус дәүләте баштан ук кабиләләр федерациясе буларак төзелә, ләкин монгол яулары Борынгы Русь тормышын кискен борылышка китерә. Бердәм дәүләт идеясен Русь Алтын Урдадан үзләштерә, бер үк вакытта халыкта югары хакимияткә буйсыну тамыр җәя башлый. Ил тормышында башланган тамырдан үзгәрешне Костомаров 1861 елгы Крәстиян реформасы белән бәйли, бу реформа «яңа рус тарихына башлангыч бирә», чөнки «дәүләтчелек халыкчанлык белән татулаша»  дип исәпли.

Костомаровның фәнни мирасында «Рус тарихы аның иң төп эшлеклеләренең тәрҗемәи хәлләрендә» («Русская история в жизнеописаниях её главнейших деятелей», т. 1–3, СПб., 1873–88) хезмәте — Чукындыручы Владимирдан Елизавета Петровнага кадәрге чорның биографияләре җыелмасы аерым урын алып тора; анда ул Россиянең урта гасырларда Шәрекъ халыклары белән багланышларын тасвирлый, Мәскәү кенәзләренең һәм патшаларының Алтын Урдага, XIII–XVI йөзләр татар ханлыкларына карата сәясәтен тикшерә.

Иван IV заманы турында «Кудеяр» романы (СПб., 1875), драма, повестьлар, хикәяләр авторы.

Хезмәтләре

Литературное наследие. СПб., 1890;

Собр. соч. Исторические монографии и исследования: В 8 кн. СПб., 1903–06;

Автобиография. М., 1922.

Әдәбият

Корсаков Д.А. Памяти Н.И.Костомарова. К., 1885;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Пинчук Ю.А. Исторические взгляды Н.И.Костомарова: Критический очерк. Киев, 1984;

Историки России: XVIII — начало XX в. М., 1996.

Автор — Е.Б.Долгов