Гомуми мәгълүмат

Төньяк һәм Урта Урал, Урал алды районнарының көнбатыш сөзәклекләрендә, Идел буе Федераль округы составында урнашкан. 2005 елда, Пермь өлкәсе белән Коми-Пермяк автономияле округы кушылу нәтиҗәсендә оештырыла. Мәйданы – 160,6 мең кв.км. Үзәге – Пермь шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1156 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан).

Халкы – 2637032 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 115544 кеше (Пермь өлкәсендә: 1970 елда – 169372, 1979 елда – 157726, 1989 елда — 150460, 2002 елда – 136597 кеше).

Хәзерге көндә татарлар Березники, Гремячинск, Губаха, Кизел, Пермь, Чайковский шәһәрләрендә, Барда, Берёзовка, Куеда, Көңгер, Октябрь, Урда, Оса, Пермь, Суксун, Уя, Чайковский, Чернушка һәм Чусовой районнарында яши.

Өлкә территориясендә татарлар

Татарларның борынгы бабалары Пермь краена элек-электән килеп урнаша. XVII йөздән татарлар саны Урта Идел буеннан күченүчеләр исәбенә шактый арта.

Гадәти шөгыльләрдән (игенчелек, терлекчелек, аучылык, урман умартачылыгы) тыш, татарлар металл эзләү һәм чыгару белән шөгыльләнә. Татар мәгъдән эзләүчеләре дәүләт экспедицияләренә һәм рус эшмәкәрләренә мәгъдәнле урыннар табуда булыша, кайберләре бу эштә үзләре сәнәгатьче булып китә (XIX йөздә Пермь губернасының, башлыча, төньяк волостьларында яшәүче 360 лап татар һәм башкорт сәнәгатьчесе исәпләнә).

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында төбәкнең икътисади үсеше белән бәйле рәвештә, Идел буе һәм Урал алды районнарыннан татарлар күп килә; бу чорда Пермь губернасы шәһәрләрендә, аеруча Пермь, Көңгер, Осада татарлар саны арта. XIX йөз ахырында Пермь губернасының төньяк өязләрендә 40526 татар (Осада – 13690, Пермьдә – 6982, Көңгердә – 2715, Соликамскта – 1706, Красноуфимскта – 1453, Охада – 407, Чырдында –273) яши, сан ягыннан руслардан һәм коми-пермяклардан соң өченче урынны билиләр.

Татар халкының икътисади һәм мәдәни үзәге – Пермь шәһәре. 1911 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрнең 65 сәүдә һәм сәнәгать предприятиесенә татарлар белән башкортлар хуҗа була (капиталының күләме ягыннан «Борадәр Агафуровлар» сәүдә йорты аерылып тора).

1908 елда Пермь шәһәре һәм Пермь өязе мөселманнарының «Җәмгыяте хәйрия» икътисади-мәдәни һәм хәйрия җәмгыяте, Мөселман хәйрия һәм мәгърифәт җәмгыяте, Пермьдә Мөселманнар арасында белем тарату җәмгыяте, мөселман китапханәсе ачыла. 1901–1903 елларда татар сәүдәгәрләре иганәсенә шәһәрдә мәчет төзелә (1917 елдан соң дин тотучылардан тартып алына, 1990 елда кире кайтарыла). 1917 елда Пермьдә дистәдән артык мәдрәсә исәпләнә.

1918 елда шәһәрдә Мөселманнар хәрби һәйәте эшли. Аның катнашында 1918 елның ноябрендә егерме беренче мөселман укчы пехота батальоны оештырыла. 1918 елдан – Пермь губерна комитеты, ә 1923 елдан округ комитеты агитация һәм пропаганда бүлеге каршында Милли азчылык бюросының татар бүлеге эшли, 1924–1926 елларда Агитация һәм пропаганда бүлеге каршында татар-башкорт бюросы итеп үзгәртелә.

Совет чорында төбәктә «Кызыл таң», «Кызыл Урал», «Ленин юлыннан» (Пермь шәһәре), «Очкын» (Көңгер шәһәре), «Очкын» (Лысьва шәһәре), «Ударник» (Чусовой шәһәре), «Урал кочегаркасы» (Кизел шәһәре) газеталары нәшер ителә.

1932 елда Пермьдә педагогика техникумы (соңрак – училище) ачыла, 1943 елда Пермь районының Куян авылына күчерелә, 1955 елда педагогика училище үзгәртеп корыла, укучылары (101 кеше) һәм китапханәләр Оса педагогика училищесенә тапшырыла, анда татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнә.

1950 елларда ТАССРдан урман сәнәгатенә һәм Молотов (Пермь) өлкәсенең авыл хуҗалыгына эшче ресурслар җәлеп итү планлы күченү кампаниясе үткәрелә.

Татар җәмгыяте тормышы

1989 елда Татар‑башкорт иҗтимагый үзәге оештырыла, 1998 елда – Пермь өлкәсе татарлары һәм башкортлары, 2008 елда – Пермь крае милли‑мәдәни автономиясе итеп үзгәртелә, 2013 елдан Пермь крае татарларының милли – мәдәни автономиясе (рәисе –Х.Х.Фәрвазетдинов).

Хәзерге вакытта төбәктә аның унҗиде бүлекчәсе эшли. 1999 елдан Пермь шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе эшли (рәисе – Д.Г.Закиров); 2014 елдан Пермьдә «Чәк‑чәк» Пермь крае татарларының яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы эшли.

Татар иҗтимагый оешмалары башлангычы белән даими рәвештә район, шәһәр һәм тәбәк Сабан туйлары, «Пермь талантлары» халык иҗаты фестивале, Милли мәдәният көннәре, Ягъфәров укулары үткәрелә. 2011 елда төбәктә – IV Бөтенроссия «Тугәрәк уен» татар фольклоры фестивале, 2013 елда Барда авылында IV Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Хәзерге вакытта Пермь төбәгенең кырык дүрт мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла яисә өйрәнелә; татар теленнән олимпиадалар оештырыла (1990–2000 елларда төбәктә сиксәнләп мәктәптә татар теле укытыла, иллеләп мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә балалар татарча тәрбияләнә); «Чулпан» балалар үзәгендә (Пермь шәһәре) татар этномәдәни компоненты булган программа тормышка ашырыла.

Төбәктә иллеләп татар-башкорт җыр һәм бию коллективы (иң атаклылары – «Мәхәббәт» һәм «Хыял») исәпләнә. Пермьдә «Дуслык» милли эстрада коллективы (2000 елдан), «Мирас» татар студиясе, «Аваз» вокаль төркеме (2013 елдан), «Гузәл Чулман» татар бию ансамбле (2011 елдан) эшли.

«Халык чишмәсе» газетасы нәшер ителә (1991 елдан, Пермь). Татарлар өчен «Кардәшләр» өлкә радио һәм телевидение (1991 елдан), Барда районы телестудиясе тапшырулары даими чыга.

Төбәктә 122 мәчет бар (2016 елдан).

Барда (Барда районы), Уя (Уя районы) авылларында халык музейлары, Барда авылында халык театры эшли. 1996 елдан көрәш буенча край федерациясе эшли.

Пермь крае белән Татарстан Республикасы арасында элек-электән тарихи, икътисади һәм мәдәни бәйләнешләр яши. 1708–1775 елларда край территориясе Казан губернасына керә (1719–1775 елда – Пермь провинциясе буларак). XVII –XIX йөзләрдә Казан губернасындагы Мамадыш, Чистай һәм Спас өязләренең күп кенә авыллары Урал казна тау заводларына беркетелә.

1864–1917 елларда Пермь губернасы Казан хәрби округына, 1870–1917 елларда Казан мәхкәмә округына керә. Совет чорында Пермь өлкәсендә зур сәнәгать объектлары төзелешендә һәм эшендә күп кенә татарлар һәм Татарстанлылар катнаша.

2010 елда Пермь краеның Законнар чыгару собраниесе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелә.

Татарлар белән бәйле тарихи-мәдәни һәйкәлләр: Пермь шәһәрендә –  Җамигъ мәчет (1903 елда төзелгән), Егошиха зиратында мөселман кварталы; Барда районында – район үзәгендә мәчет (1905 ел), Сараши авылында рус-татар мәктәбе бинасы (1915 ел); Оса шәһәрендә – мәчет (XIX йөз башы), татар сәүдәгәрләре йорт һәм кибетләре биналары.

Күренекле кешеләре

Пермь шәһәрендә:

  • Советлар Союзы Герое А.Җ.Гатауллин,
  • генерал-майорлар Ю.Б.Ибатуллин һәм К.Ш.Камалов,
  • медицина фәннәре докторлары Р.З.Кузяев, Р.И.Хәмидуллин,
  • техник фәннәр докторы Р.Г.Мусин,
  • физика-математика фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы И.А.Сафин,
  • инженер‑технолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты К.Ш.Шәмсетдинов,
  • актер, театр эшлеклесе Л.М.Аитов,
  • Башкортстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Ә.Н.Фәхретдинов,
  • хор дирижеры Җ.К.Айдаров,
  • рәссам, скульптор Р.Б.Исмәгыйлев,
  • музыка белгече, ТССРның атказанган сәнгать эшлеклесе З.Ш.Хәйруллина,
  • атказанган спорт остасы (академик ишү) С.М.Закиров;
  • Лысьва шәһәрендә Советлар Союзы Герое Ә.Х.Ишмөхәммәтов,
  • ТАССРның һәм РСФСРның атказанган артисты Х.Н.Сәлимова туган.