Эчтәлек

РКП(б) елның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР ҮБК һ.б. дәүләт структуралары әгъзаларының (Г.Б.Баһаветдинов, М.Ю.Борындыков, Ф.З.Бурнаш, Ю.Н.Вәлидов, Н.Г.Вахитов, А.Г.Ганиев, Г.М.Енбаев, Г.Г.Максудов, Г.Г.Мансуров, К.Г.Мохтаров, Р.А.Сабиров, Ш.Х.Усманов һ.б.) РКП(б) ҮК Политбюросы һәм Секретариаты әгъзалары И.В.Сталин, Н.И.Бухарин, А.И.Рыков, В.М.Молотов, Я.Э.Рудзутак, В.В.Куйбышевка юлланган хаты.

Хатта ТАССРдагы сәяси һәм икътисади хәлләргә, Татарстан өлкә комитеты эшчәнлегенә анализ ясала. Кадрлар белән эшләүдә өлкә комитетының татарларга ышанмавы сизелү, бары тик «интернационалистларга» гына таянуы, кайбер күренекле татар эшлеклеләренең милләтчелектә нигезсез гаепләнеп республикадан ераклаштырылуы билгеләнә. Авторлар Татарстан партия оешмасында үзара килешмәүчәнлеккә һәм конфликтларга чик кую буенча 6 пункттан торган чара тәкъдим итәләр.

Хатны юллаучылар Татарстан өлкә комитеты бюросы әгъзаларыннан К.Г.Мохтаров, Р.А.Сабиров, Г.Г.Мансуров һәм Г.М.Енбаевка Политбюро утырышында катнашу һәм хәлне аңлату мөмкинлеге бирүне үтенәләр. Хат РКП(б) ҮКның Оештыру бюросында карала һәм тискәре бәяләнә. РКП(б) ҮК күрсәтмәсе буенча ул өлкә партия оешмасында тикшерелә, мондый мөрәҗәгатьләрнең ярамаганлыгы хакында авторлар кисәтелә.

Озакламый кул куючыларның кайберләре үкенүләрен белдерәләр. 1924 ел дәвамында М.Ю.Борындыков, Г.М.Енбаев, Г.Г.Мансуров, К.Г.Мохтаров һәм Р.А.Сабиров урыннарыннан азат ителә һәм Мәскәүгә икенче дәрәҗәдәге вазифаларга күчерелә.

1930 елларда Утыз тугыз җитәкче хатында катнашу партиягә һәм советка каршы чыгу буларак карала, репрессияләү өчен стандарт гаеп булып тора.

Хатка кул куючыларның күбесе репрессияләнә.

Әдәбият  

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999.

Автор — Б.Ф.Солтанбәков