- РУС
- ТАТ
үсемлекчелек белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1949), профессор (1950)
1898 елның 17 июле, Сембер губернасы, Буа өязе Яңа Ишле авылы — 1963 елның 19 марты, Казан.
Самара авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1928), Казан яшелчә-җиләк-җимеш техникумында укыта.
1929 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, үсемлекчелек кафедрасы мөдире (1931–1963), бер үк вакытта директор урынбасары (1949–1953).
Соя, ногыт борчагы, вика селекциясен уздыра.
Хезмәтләре бөртекле-кузаклы культуралар (чина, соя, ясмык, борчак, нути) һәм кукуруз биологиясе, агротехникасы һәм селекциясе мәсьәләләренә карый.
Медаль, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Зернобобовые культуры Татарии. К., 1940.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.