Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1400 кв.км. Үзәге – Усть-Кишерт авылы (Пермь шәһәреннән 121 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12172 кеше (2015 ел), шул исәптән татарлар – 436 кеше. Татарлар Югары Солянка авылында (384 кеше, 1800 елдан мәгълүм) тупланып яши.

Татар җәмгыяте тормышы

XIX йөзнең икенче яртысында авылда мәчет була, 1907 елда Солянка татар земство училищесе ачыла.

Хәзерге вакытта Югары Солянка авылында татар башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы эшли, татар халкының милли-мәдәни көнкүреше почмагы бар, 2015 елда мәчет ачыла.

«Пермь краенда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы кысаларында 2013 елдан «Земляничные напевы» төбәкара татар иҗат коллективлары фестивале уздырыла. Ике елга бер тапкыр Сабан туе үткәрелә.