Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының бу чорда төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда җил тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 960 дисәтинә тәшкил итә (Емелькино авылы белән бергә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Емелькино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1939 елда авыл “Восток-3” колхозына (Емелькино авылы) керә, 1995−2004 елларда “Восток-3” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында гомуми Болгар һәм монголларга кадәрге чор Идел буе Болгар дәүләте истәлекләре (2 авыллык); шулай ук Буралы курган культурасы истәлеге курганлы төркем табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Мокина (тәхәллүсе Артемьева) (1947 елда туган) – журналист, шагыйрә, РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 150,
1908 елда – 354,
1920 елда – 311,
1926 елда – 274,
1938 елда – 283,
1949 елда – 228,
1958 елда – 305,
1970 елда – 370,
1979 елда – 320,
1989 елда – 212,
2002 елда – 166,
2010 елда – 135,
2015 елда – 140 кеше.