Биографиясе

1964 елның 28 гыйнварында Пермь өлкәсе Куеда поселогында туа.

Казан медицина институтының санитария факультетын тәмамлаганнан соң (1987), Казан Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1992–2002 елларда Республика СПИДка каршы профилактика үзәгенең клиник иммунология лабораториясе мөдире.

2002 елдан Казан медицина университетында, 2006 елдан биохимия кафедрасы мөдире һәм 2009 елдан медицина-профилактика факультеты деканы.

Хезмәтләре кан оюы, иммунитет, патологик процесслар барышында апоптоз (күзәнәкләр үлеме) күренеше биохимиясенә карый.

Хезмәтләре       

Роль ВИЧ-1 белка NEF в патогенезе ВИЧ-1 инфекции // Казан. медицина журн. 2010. №1 (автордаш);

Предупреждение тромботических осложнений в малоинвазивной хирургии варикозной болезни // Казан. медицина журн. 2010. №3 (автордаш).