Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1898 елда ир балалар өчен Изге Гурий борадәрлеге чуаш мәктәбе ачыла, 1900 елда земство мәктәбенә үзгәртелә (1903 елда 30 укучы, 1920 елда 15 ир бала һәм 2 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 2 тегермән, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 960 дисәтинә (Шомыртлы авылы белән бергә) тәшкил итә.

Авыл Новопоселенная Сосновка авылындагы Казан Богородица чиркәве приходына карый.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Емелькино авыл җирлеге үзәге.

1939 елда авылда “Восток-3” колхозы оештырыла. 1995−2004 елларда ”Восток-3” күмәк предприятиесе. Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Совет властеның беренче елларында бер баскычлы башлангыч мәктәп ачыла. 1935 елда колхоз яшьләренең Иске Чуаш Әдәмсуы мәктәбе яңа бинага күчерелә, ике белем бирү учреждениесы кушылу нәтиҗәсендә тулы булмаган урта мәктәпбарлыкка килә; 1953 елда – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1984 елда яңа бина төзелә).

Мәктәптә төбәкне өйрәнү, әдәби – төбәкне өйрәнү музейлары эшли.

Авылда күп функцияле мәдәни үзәк, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, апостол Андрей Первозванный чиркәве (2001 елдан) эшли.

Авыл территориясендә парк булдырылган һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган.

Авыл янында 5 авыллык – монголларга кадәрге чор Идел буе Болгар дәүләте истәлекләре табыла (I, II, III, IV, V Емелькино авыллыклары).

Күренекле кешеләре

К.В.Никитин (1959 елда туган) – җитештерүне һәм мунииципаль хуҗалыкны оештыручы, икътисад фәннәре кандидаты, Чуаш Республикасының Авыл хуҗалыгы министры урынбасары (2015−2016 елларда).

Халык саны

1859 елда – 158,
1897 елда – 201,
1908 елда – 355,
1920 елда – 402,
1926 елда – 365,
1938 елда – 376,
1949 елда – 342,
1958 елда – 520,
1970 елда – 515,
1979 елда – 429,
1989 елда – 290,
2002 елда – 265,
2010 елда − 267,
2015 елда – 252 кеше (чуашлар).