Тарихы

Авылга Зөя өязе Әхмәт-Мироново авылыннан күчеп килгән ясаклы татарлар 1681 елда нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Әхмәт исеме белән билгеле.

1683 елда авыл башкорт отрядлары тарафыннан җимерелә.

XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Беренче мәчет 1810 елга кадәр төзелә, 1844 елда яңа мәчет салына, мәктәп ачыла (1886 елда 31 ир бала, 1895 елда – 56 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

Авылда 3 тегермән, 4 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1596,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чуаш Кичүе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерелгәннән соң авыл төрле колхозлар составына, шул исәптән “Энергетик” совхозына керә (1953 елдан). 1988 – 1994 елларда “Әхмәт” совхозының үзәк утары. 1995 – 2003 елларда “Байлык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1989 елда урта мәктәп ачыла, 2010 елда тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1972 елдан), мәдәният йорты (2012 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1992).

Мәдәният йорты каршында “Киләчәк” театр коллективы (1979 елдан, 2004 елдан – халык җитәкчесе – И.Н.Гыйләҗева); “Әхмәтнең бизәкләре” фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

А.Һ.Нуруллин (1937 – 2012) – ТР ның сәүдә министры (1990 – 1996), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 221 ир заты;
1859 елда – 761,
1897 елда – 1002,
1908 елда – 1328,
1920 елда – 1411,
1926 елда – 650,
1938 елда – 599,
1949 елда – 453,
1958 елда – 513,
1970 елда – 788,
1979 елда – 623,
1989 елда – 445,
2002 елда – 468,
2010 елда – 402,
2015 елда – 400 кеше (татарлар).