Тарихы

1647–1651 еллардан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, җил һәм су тегермәннәре, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 437,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Тормы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1951 елдан авылда – Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Олы Тормы авылы), 1963 елдан, исеме үзгәртелеп – «Заря» колхозы, 1995–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Новая заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек, терлекчелек).

Мәдәният

Авылда клуб (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 184,
1897 елда – 326,
1908 елда – 414,
1920 елда – 422,
1926 елда – 344,
1938 елда – 233,
1949 елда – 271,
1958 елда – 207,
1970 елда – 184,
1979 елда – 164,
1989 елда – 102,
2002 елда – 73,
2010 елда – 60,
2021 елда – 43 кеше (татарлар).