- РУС
- ТАТ
Физика-математика фәннәре докторы (2014), доцент (2003)
1973 елның 31 гыйнварында ТАССРның Алабуга шәһәрендә туа.
Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1995), Казан университетында аспирантура (1999) тәмамлый.
Физика-математика фәннәре докторы, профессор В.И.Жегалов шәкерте (профессор Л.И.Чибрикованың фәнни мәктәбе).
1995 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтында (2011 елдан Казан университетының Алабуга институты): математик анализ кафедрасында ассистент (1995–1996), математик анализ кафедрасында өлкән укытучы (1999–2000), математик анализ кафедрасында, аннары математик анализ, алгебра һәм геометрия кафедрасында, аннан соң математика һәм гамәли информатика кафедрасында доцент (2000–2014); математика һәм гамәли информатика кафедрасы профессоры (2014 елдан).
Бер үк ваытта, 2020 елдан, Самара дәүләт техник университетының югары математика кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре аерым чыгарылмалы дифференциаль тигезләмәләр мәсьәләсенә карый.
Тигезләмәләрнең киң классы һәм гиперболик типтагы системалар өчен Риман һәм Риман-Адамар методларының аналоглары эшләнә (2000–2024).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 180 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 3 монографиядә, 15 уку ярдәмлегендә басыла.
Кандидатлык диссертациясе: Гурсның чикле шартларда нормаль чыгарылмалы мәсьәләсе (1999).
Докторлык диссертациясе: Өстенлек итүче аерым чыгарылмалы тигезләмәләр өчен чикле мәсьәләләр (2013).
1. Метод Римана для уравнений со старшей частной производной в Rn // Сибирский математический журнал. 2006. Т. 47, № 3. С. 584–594.
2.Уравнения с доминирующей частной производной. Казань, 2014. 385 с. (автордаш)
3.Задача Дарбу для уравнения Бианки третьего порядка // Математические заметки. 2017. Т. 102, вып. 1. С. 63–70.
4. Инварианты Лапласа для уравнений с доминирующей частной производной. Казань, 2019. 122 с. (автордаш)
5. Задача Дарбу для уравнения Бианки четвертого порядка // Дифференциальные уравнения. 2021. Т. 57, № 3. С. 349–363.
6. Дифференциальные уравнения со старшими частными производными. Казань, 2001. 226 с. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.